Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугат көне уңаеннан котлады.
«Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне ихлас күңелдән Россия матбугат көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәри бәйрәмегезнең тарихы мөһим вакыйгадан – 1703 елның 13 гыйнварында Россиядә «Ведомости» газетасы чыга башлавыннан санала. Ил журналистикасының елъязмасы нәкъ менә шуннан башлана. Бүген сез, данлы традицияләрнең дәвамчылары буларак, аерым миссия үтисез. Басма сүз тарихи хәтерне саклаучы, иминлекне ныгытучы, илебез өчен ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисен уятучы көч булып кала.
Республика массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстанны заманча үстерүгә саллы өлеш кертә, дәүләт һәм җәмгыять арасында конструктив диалог кору өчен ачык мәйданчык булып тора. Сез гавами хакимият органнарының хәлиткеч карарларын һәм позициясен кешеләргә оператив җиткерәсез, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең каһарманлыгын һәм волонтерларның батырлыгын даими яктыртасыз, социаль-икътисадый тормыштагы казанышлар һәм көн кадагындагы мәсьәләләр турында ачыктан-ачык хәбәр итәсез. Медиатармакның бай мәдәни мирасны, тыныч һәм тату яшәү традицияләрен саклау һәм популярлаштыру буенча эзлекле эшчәнлеген билгеләп үтәм. Илебездә игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елында безнеке кебек күпмилләтле төбәк өчен бу аеруча әһәмияткә ия.
Хәзерге вакытта цифрлаштыру мөмкинлекләре белән бергә сезнең алда яңа сынаулар да тора. Ышанам ки, ирешелгән һөнәри осталык, дөреслек һәм объективлык стандартларын саклап калып, ялган, деструктив мәгълүмат таралуга каршы торып хезмәт итүегез республикабызның алга таба чәчәк атуына, тулаем алганда, Россия дәүләтчелеген ныгытуга ярдәм итәр.
Бәйрәм көнендә барлык матбугат, радио, телевидение, электрон басмалар хезмәткәрләренә сәламәтлек, көч-куәт, югары рейтинглар һәм яңадан-яңа уңышлар телим. Иҗат җимешләрегез рәхмәтле укучылар, тамашачылар һәм тыңлаучылар йөрәгендә калсын, ә коллективларда һәрвакыт дустанә һәм иҗади мохит хөкем сөрсен. Бәйрәм белән!» – диелә Татарстан Дәүләт Советы сайтында чыккан котлауда.