news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирде

news_top
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирде
Фото: https://max.ru/id1654014349_gos2

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатыны Луиза Акрамовна белән бергә Россия Федерациясе Федераль Җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде. Бу хакта ул МАКСтагы каналында хәбәр итте.

«Без тормыш иптәшем Луиза Акрамовна белән тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирдек.

Хөрмәтле татарстанлылар, сезне дә үзегез белгән, ышанган, эш-гамәлләре белән абруй казанган кандидатлар өчен тавыш бирергә чакырам. Битараф булмасак иде!» – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар