«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире, журналист Рәмис Латыйпов 26 апрельдә Тукай һәйкәле янында узган шигырь бәйрәменнән соң үзенең фикерләре белән бүлешә. Автор «Шигырь бәйрәменнән соң уйланулар»ын үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырган.
Рәссам Фәрит Галим әлеге язмага карата үз тәкъдимнәрен белдерде һәм Шигырь бәйрәмен үткәрүгә, Тукай премиясен бирүгә үз тәкъдимнәрен кертә:
Дөп-дөрес. Бикләнгән су сазлыкка әйләнә. Яңалык кертелмәсә, 20 ел шул берүк әйбергә килү, йөрү кешеләргә кызык түгел. Яшьләр дә андый әйбергә йөрми башлыйлар.
Кеше азаю ул инде симптом. Димәк, үзгәртергә кирәк.
Шигырь кичәсе
Мин иҗат кешесе буларак, берәр яңалык көтәм. «Анда нәрсә булыр, нәрсә күрсәтерләр икән», – дип барам. Бер көн икенчесенә ошаса, бер чара икенчесе кебек булса, ул – «рутина»га әйләнә. Чараның иң беренче максаты – кешенең тагын да күбрәк килүе. Яхшы яклар традиция булып калып, калганы әкренләп үзгәрергә, яңартылырга тиеш. Шигырь бәйрәменең аерым, әйбәт якларын калдырырга мөмкин.
Һәйкәл кырыена Опера һәм балет театрыннан урындыкларны чыгарып тезәләр дә артистлар чыгыш ясый – моның бер авырлыгы да юк. Тиз арада гына оештырылып аткан чара кебек бу миңа. Яңалык кертү катлаулырак. Яңарту – ул бурыч та, җаваплылык та. Ошыймы, юкмы әле ул кешеләргә – анысы да бар. Шуңа күрә аларга чараны ел да бер схема буенча үткәрү уңайлы инде. Күп нәрсә оештыручылардан тора.
Әлбәттә, өлкәннәргә хөрмәт, игътибар кирәк. Аларга үзләрен онытмауларын белү мөһим. Өлкән буын иҗат кешеләре өчен аерым чара үткәрергә була, мәсәлән, каядыр яшьләр белән дә бергә барырга мөмкин. Өлкән буын иҗат әһелләренә мәктәпләргә, татар гимназияләренә барып, анда балалар укыган үз әсәрләрен ишетеп, тыңлап кайту күңелле булыр иде.
Уңайлы автобуста өлкәннәргә экскурсия уздырырга кирәк. Маршрут шундый: Тукай һәйкәлләренә бару, чәчәкләр кую, Яңа татар зиратында дога уку, кафеда аш. Һәйкәл кырыенда өлкәннәрне алкышлау өчен яшьләрдән коридор ясау булырга мөмкин.
Өлкәннәргә игътибар, хөрмәт кирәк, ә яшьләргә – юл.
Яшьләргә үзенчәле әйберләр кирәк. «Астан» килә торган, инициатива белән булган чаралар кызык була. Бездә бик күп яңа, яшь шагыйрьләр бар. Ә аларның күбесен без белмибез. Берзаман татар сөйләм төркеме оештырган идем, яшьләр килде, анда үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, кызык булды. Мисал итеп, бер рус шигърият кичәсендә булганымны әйтә алам. Ул бер кафеда – подвалда булды. Анда ирекле микрофон иде. Ул кызык булды.
Тукай премиясе
Ә менә Тукай премиясен 26 яшькә җиткән, бәлки 30 яшьлекләргә бирү яхшы булу идеаль булыр иде. Тукай да бит 26 яшенә кадәр генә яшәгән, күп әсәр булдырган. Премияне дә шул яшькә кадәр бирергә. Шул яшькә кадәр нәрсәдер иҗат итә алган икән – премия. Монда яшь иҗатчыларга стимул да була алыр иде, шунда микроэлемтәләр барлыкка килде. Мәсәлән, күп рок җырчылар өлкәсендә 27 яшь дигән сүз бар бит, аларның күбесе шул яшьтә киткән. Тукай – 26да. Монда үзгә бер сакраль мәгънә табып булыр иде – шул яшеңә кадәр халык күңеленә кергән шигырь иҗат итә алгансың икән – премия. Утызга да мөмкин.
Тукай премиясен бөтен кешегә дә тарату, минемчә, «девальвация»гә, аның кадерсезләнүенә китерә. Ул бит лотерея түгел.
Премия үз өлкәсендә атаклы, теге яисә бу өлкә үсешенә үз өлешен керткән кешеләргә эләгергә тиеш. Модернизация, яңарту кирәк, һәр 5 ел саенмы ул, башкачамы, кирәк. Юкса, ул шакыраеп каткан чарага әйләнә. 20 ел шул ук булгач, сөйләргә кызык түгел.
Һәрбер сәнгать төренә аерым премия бирергә була (акчасы гына булын, шәхесләре җитәрлек). Мәсәлән, рәссамнарга – Баки Урманче премиясен, прозаикларга – Гаяз Исхакый премиясен биреп булыр иде. Фотографларга, журналистларга да бирергә була исемле премияләр.
Модернизация кирәк. Әлбәттә, традиция кала, ә яңалыкны әкренләп кертергә кирәк. Революция ясап булмый, аңа шунда ук каршы киләчәкләр. Безнең кешеләр консерватив караштарак шул.
Тукай премиясенең критерийларын билгелисе иде. Күп китап чыгарганмы анда… Дөрес, бу очракта да сорау тууы бар – күп китап чыгарган булырга мөмкин, ә китабы бәлки киштәләрдә, подвалларда аунап ятадыр. Шуңа күрә критерийларын билгеләргә кирәк.
Өлкән иҗатчыларга – башка премия: «Керткән өлеше өчен»
Оскар премиясендә «керткән өлеше өчен» дигән номинация бар. Әйтик, актерга 70, 80 яшь, роль өчен ул инде берничек тә Оскар ала алмый. Ә менә кинога өлешен керткән өчен Оскар бирәләр. Бездә дә өлкәннәргә аны элекке иҗат өчен таратканчы, шушындый премия биреп булыр иде – мәдәнияткә, әдәбиятка өлеш керткән өчен. «За вклад» булып чыга. Өлкәннәрне дә төшереп калдырырга ярамый.
Стратегия кирәк
Берәр мәйданчыкта, мәсәлән, шул ук социаль челтәрләрдә, дискуссия булсын. Күбрәк кешеләрне катнаштырып, аларның фикерләрен тыңлап, нәтиҗәгә килергә була. Аннары тәкъдимнәр белән оештыручыларга чыгарга мөмкин. Бөтенесен берьюлы эшләп булмаячак. Адым саен әкренләп үзгәртеп барырга кирәк. Монда тактика да, стратегия дә кирәк. Бу хакта сөйләшүебез – инде бер адым булып тора. Сезнең мәкаләгез проблемаларны күтәреп чыгарып, дискуссия өчен бер мәйданчык та булып тора. Монда түрәләр, иҗат кешеләре дә катнашса, дөрес була, дип саныйм. Безнең үзебез генә сөйләшүебез бернигә китерми, сүз генә булып кала.