Алып баручы Фәрит Галиев Башкортстанда импортны ничек алыштырганнарын күрсәткән.
«Дуслар, Башкортстанда импортны алыштыру башланган. Карагыз әле бу „Янтарное из Айтугана“ дигән көнбагыш маена. Моны Айтуган кай җирләреннән агыза икән?» — дип шаярткан ул социаль челтәрләрдә.
Фәритнең бер оста телле виртуаль дусты: «Стәрлебаш районнан бу, брат, натурпродукт, рәхәтләнеп аша», — дип язып куйган.
«Минем Стәрлебаш районымны мыскыл итәсе түгел», — дип, бу сүзләрне авыр кабул итүчесе дә табылган.
«Мыскылламыйм, мактыйм гына», — дип җавап кайтарган аңа Фәрит.