Кичә, 23 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында №50 Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларга йомгак ясалды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Биектау районы территориаль (округ) сайлау комиссиясе беркетмәсе нигезендә, тавыш бирүдә 53 871 кеше катнашкан – бу исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 88,14 проценты.
Тавыш бирү йомгаклары буенча сайлаучыларның тавышы түбәндәгечә бүленгән:
Фәрит Габделганиев – 34 957 тавыш (64,90%);
Муса Касюков – (КПРФ вәкиле, Биектау авыл җирлеге депутаты) – 12 194 тавыш (22,64%);
Рушан Вәгыйз улы Хәсәнов (КПРФ вәкиле, Биектау авыл җирлеге депутаты) – 12 194 тавыш (22,64%).
№50 Биектау округында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты булы Фәрит Солтан улы Габделганиев сайланды.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, өстәмә сайлауларга килүчеләр саны күп булу округта яшәүчеләрнең республика парламентын булдыруда актив катнашу күрсәткече.
«Биектау округында сайлауларга килүчеләр саны күп булу халыкның үз сайлау хокукын актив куллануын күрсәтә. Сайлаучыларга, комиссия әгъзаларына, күзәтүчеләргә һәм сайлау процессында катнашкан бөтен кешегә җаваплы эшләре һәм тавыш бирүнең ачыклыгын һәм легитимлыгын тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.
Өстәмә сайлауларның гомуми йомгаклары «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында басылып чыгачак.
№50 Биектау бер мандатлы округы Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне кысаларында тәмамланган өч сайлау кампаниясенең берсе булды. Республика Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаудан тыш, Татарстанда IX чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары һәм 40 муниципаль районда өстәмә сайлаулар узды.