Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фәридә әбекәйгә сабырлык бирсен... Караңгы гүрләрең якты булсын, брат»

news_top_970_100
«Фәридә әбекәйгә сабырлык бирсен... Караңгы гүрләрең якты булсын, брат»

Башкортстанның Авыргазы районы Абдрахман авылыннан мобилизацияләнгән 48 яшьлек Илгиз Вәлитовны соңгы юлга озатканнар. 30 июньдә аңа 49 яшь тулган булыр иде, дип яза Авыргазы районы газетасы.

Хушлашу мәрасименә Башкортстан премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, район башлыгы Арслан Шагаретдинов, мәрхүмнең якташлары, туганнары килгән. «Ул һәрвакыт безнең өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып калыр. Якыннарына һәм туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм!» – дип язган район башлыгы.

Илгиз Вәлитов октябрь аенда мобилизацияләнгән булган.

Аның танышлары күпсанлы кайгы уртаклашу сүзләре язган.

Гөлсинә Бикбова: «Күпме гомер өзелә. Туганнарының кайгысын уртаклашам».

Айдар Нәфыйков: «Мобилизацияләнгәннәр бигрәк кызганыч, урыны оҗмахта булсын».

Альмира: «Эх… Яшисе дә яшисе… Бик кызганыч».

Миләүшә Исхакова: «Илебезнең батыр улы. Якыннарына пәйгамбәр сабырлыклары бирсен» .

Флүзә Рәҗәпова: «Яшь чагы, кызганыч».

Дилә Әхмәтҗанова: «Илгизнең авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын. Фәридә апага, апаларына, абыйсына Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен».

Гөлзирә Әлимбәкова: «Фәридә әбекәйгә сабырлык бирсен».

Гүзәл Хәйретдинова: «Әниеңә, туганнарына Ходай сабырлык бирсен».

Лилия Мөхәммәтгалиева: «Караңгы гүрләрең якты булсын, брат».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100