Фәрит Низамиевның яңа җыры – «Юк, юк, димәле» дип атала.
«Татлы, дәртле, җәйге җыр барлык музыкаль мәйданчыкларда. Тавышланып алыйк әле», – дигән ул «Вконтакте»дагы битендә.
Фәрит Низамиев җырның сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат иткән.
Яңа җырны «шәп», «ут» кебек сүзләр белән бәяләгән тыңлаучылар.
«Юк, юк, димәле» җырын монда тыңларга була.