Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фарфор сыман ак тәнле япон кызларыннан матурлык серләре

Матур булырга теләгән һәркем куллана ала торган берничә гади ысул бар.

news_top_970_100
Фарфор сыман ак тәнле япон кызларыннан матурлык серләре
https://pixabay.com/

Япон кызлары үзләренең ап-ак, фарфор сыман тәне белән дөньяда танылган. Моның борын-борыннан килгән серләр бар. Бу турыда Рамблер.Новости язды.

Япон кызлары көненә кимендә бер чынаяк яшел чәй эчә. Анда антиоксидантлар күп, ул матдәләр алмашын яхшырта. Шулай ук чәйне башкача да файдаланып була. Моның өчен яшел чәй салынган чынаякны суыткычка куеп суытырга. Аннары мамыкны салкын чәй белән чылатырга һәм битне сөртергә. Шулай эшли торгач, биттәге күзәнәкләр тарая, ялкынсыну бетә, бит балкып торган сыман була.

Япон кызлары бит тиресен чистарту өчен майлар куллана. Биттәге косметиканы бетерү өчен дә махсус май сөртәләр. Бу очракта күзәнәкләр капланып калмый, киресенчә, чистара.

Япон кызлары биткә массаж ясап тора. Биткә массаж ясау кан әйләнешен яхшырта, контурын ачыграк итә, иртә картаюны булдырмый. Мондый массажны өйдә үзеңә дә ясарга була.

Бу кызлар махсус лосьоннар сөртә. Лосьоннар битне дымландыра, шунда ук сеңеп тә бетә, тартышып калмый. Нормаль тиреле кызларга лосьоннар бик тә килешә.

Кыш көне япон кызлары кояштан саклый торган чаралар куллана. Ультрашәмәхә нурланышның начар йогынтысын булдырмас өчен, өйдән чыкканда алар кояштан саклый торган крем яки эмульсия сөртә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100