
Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында фәрештәләр хакында 10 факт язып калдырган.
- Фәрештәләр – кешегә хәтле яралтылган затлар.
- Фәрештәләр нурдан яралтылган.
- Фәрештәләр сыналыр өчен түгел, фәкать буйсыну өчен яралтылган.
- Фәрештәләрнең яшәү урыны күктә, кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча, җиргә төшәләр.
- Фәрештәләр тышкы кыяфәтләре буенча төрле.
- Фәрештәләрнең канатлары бар (пәйгамбәрләргә вәхи китерүче Җәбраил фәрештәнең 600 канаты бар).
- Фәрештәләр ирләргә һәм хатыннарга бүленми, алар – җенессез затлар.
- Кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча, фәрештәләр кеше кыяфәтенә керә ала.
- Кеше мохтаҗ булган нәрсәләргә фәрештәләр мохтаҗ түгел.
- Фәрештәләргә үлем хас.