«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында мәчеткә килүчеләрне фәрештәләр каршы алу турында язылган:
«Җомга көнне фәрештәләр мәчетнең ишек төпләрендә кешеләрне көтеп торырлар һәм беренче, икенче, өченче килгәннәрне язып барырлар.
Шулай итеп, җомгага иртәрәк, беренче килүчеләр бер дөя чалган әҗер-савапка ирешерләр.
Аннан соң килүчеләр бер сарык чалып, аны сәдака итеп өләшкән әҗер-савапка ирешерләр.
Моннан соңрак килүчеләр – бер тавыклык әҗер-савапка, моннан соң килүчеләр тавык йомыркасын өләшкән әҗер-савапка ирешерләр».