Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фәрештә күз яше» пирогы рецепты

news_top_970_100
«Фәрештә күз яше» пирогы рецепты
Гөлүзә Василова

Әлеге пирог «Фәрештә күз яше» дип атала, чөнки суынгач пирогта яшь тамчылары барлыкка килә.

Камыр өчен: 150 гр он, 80 гр атланмай, 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч.

Эчлек: 0,5 кг эремчек, 3 йомырка сарысы, 100 гр кибет каймагы, 90 гр шикәр комы, 1 аш кашыгы манный ярмасы, 10 гр ванилин.

Суфле өчен: 3 йомырка агы, 3 аш кашыгы шикәр оны.

Эш тәртибе: онны көпшәкләндергеч белән бутарга, май белән уарга, йомырканы шикәр комы белән болгатырга. Барысын бергә кушып камыр басарга. Аннары камырны азык пленкасына төреп 30 минутка суыткычка озатырга.

Эчлек өчен бөтен ингредиентларны бергә кушып блендер белән болгатырга. Суфле өчен йомырка агын миксер белән болгатырга, азлап шикәр оны кушарга. Начар болгатылса күз яшьләре күренмәячәк.

Камырны суыткычтан алырга, һәм табага кырыйларын күтәртеп җәяргә. Өстенә эремчекле эчлекне салырга.
 

180 градуска кадәр кызган мичтә 25-30 минут пешерергә. Ананры мичтән алырга, өстенә суфле ягарга һәм тагын 15-20 минут кызарганчы пешерергә. Артык тотарга ярамый.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100