Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фәрештә кебек ап-ак, гел елмаеп тора иде». Нәни кыз операциягә чират көткәндә үлгән

news_top_970_100
«Фәрештә кебек ап-ак, гел елмаеп тора иде». Нәни кыз операциягә чират көткәндә үлгән
https://pixabay.com/

Новосибирск өлкәсендә район хастаханәләренең берсендә 3 айлык бала үлгән. Аны әнисе операция алдыннан тикшерүгә алып килгән. Йөрәге авыру бала хастаханәдә берничә сәгатьтән үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Женя исемле кыз әнисенең дүртенче баласы була. Тугач ук аны реанимациягә салалар, йөрәктә проблемалары була.

«Кызым 2,8 кг авырлыкта иде, авырлыгы аз булгач, операция ясап, клапан куя алмадылар. Аннары ике атна узгач, 6 сентябрьдә операция булды. Аңа иң кечкенә клапанны куйдылар, ләкин ул барыбер зуррак булган һәм үпкәгә басым ясаган. Икенче операция кирәк иде. Аны 23 ноябрьгә планлаштырдылар», – ди әни кеше.

Аларны район хастаханәсенә җибәрәләр. Әни кеше сүзләренчә, район педиатры кызны операциягә чиратка куярга оныткан. «Алар Женяның квотасы турында оныткан, икенче тапкыр чиратка басарга туры килде. Безне 7 декабрьгә генә яздылар», – ди әни кеше.

Операция алдыннан анализлар бирер өчен алар хастаханәгә килә.

«6 декабрьдә бала үзен нормада хис итте, ашады. Ул фәрештә кебек ап-ак иде, гел елмайды. Табиб кабул иткәндә елап җибәрде. Безгә тизрәк анализлар тапшырырга кирәк иде. Ләкин педиатр баланы кулымнан йолкып диярлек алып, реанимациягә алып китте. Мин аңа клапан, үпкәләр турында әйтәм, ә ул «ике яклы пневмония» ди. Ләкин кызым йөткермәде, температурасы да юк иде. Санаулы сәгатьләрдә баламның хәле начарланды. Реаниматолог: «Балагыз үлә, әзер булыгыз», – диде», – ди әни кеше.

Женяны 8 декабрьдә җирләгәннәр. «Кичә кызымны җирләдек. Ләкин аның үлемендә табиблар җавап тотуы өчен тырышачакбыз. Алар баламны квотага вакытында куймады», – ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100