news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фараз: быел кыш узган елгыга караганда салкынрак булачак

news_top
Фараз: быел кыш узган елгыга караганда салкынрак булачак
Фото: © «Татар-информ»

Быел илнең күпчелек өлешендә кышкы сезон узган елдагы кыш белән чагыштырганда күпкә салкынрак булачак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС.

«Декабрьдә Россиянең бөтен территориясендә диярлек уртача температура 2024 елдагыга караганда түбәнрәк булыр, дип көтелә. Гыйнвар Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә, Урал һәм Себер федераль округларының үзәк һәм көньяк төбәкләрендә 2025 елга караганда салкынрак була», – диелә якынча фаразда.

Шулай ук Үзәк һәм Идел буе федераль округларының төньяк өлешендә, Төньяк-Көнбатыш федераль округында, Урал федераль округының төньягында, Себер федераль округының төньяк һәм үзәк районнарында уртача айлык һава температурасы 2024 елның ноябренә караганда түбәнрәк булачак, дип фаразлана.

Февраль Красноярск краеның төньяк өлешендә һәм Якутиянең көнбатышында салкынрак була.

Мартта исә Россиянең күпчелек өлешендә уртача айлык температура нормадан югарырак булыр, дип көтелә. Россиянең Европа территориясенең көньягында, Себер федераль округының көньягында, Ерак Көнчыгыш федераль округында (Якутиянең көнбатыш өлешеннән кала) температура норма тирәсендә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар