Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фараз: 2024 елда кайбер дәүләтләрдә хакимиятне бәреп төшерергә мөмкиннәр

news_top_970_100
Фараз: 2024 елда кайбер дәүләтләрдә хакимиятне бәреп төшерергә мөмкиннәр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2024 елда Африканың һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең кайбер илләрендә кискен үзгәрешләр – «переворот»лар булырга мөмкин. Бу хакта «Лента.ру»га МГИМОның Европа хокукы кафедрасы доценты, Европа мәгълүмат үзәге директоры Николай Топорнин сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә берничә регион «кайнар нокта» санала. Анда дәүләт хакимияте тотрыксыз һәм сәяси институтлар эшләми торган иң ярлы илләр урнашкан. Аерым алганда, сүз Нигер, Мали, Буркин-Фасо, Эритрея, Судан, Сомали, Бангладеш һәм Мьянма турында бара.

«Мондый хәлләр турында сүз барганда, игътибарны бары тик хәрби көчкә генә таянып торган режимлы ярлы илләргә юнәлтәбез», – дип билгеләде Топорнин. Сәясәт белгече аңлатканча, мондый илләрдә «переворот»ларны фаразлау бик авыр, чөнки андагы кискен үзгәрешләрнең революцион нигезе юк.

«Барысы да, сәяси һәм башка максатларда, кемгә дә булса каршы уртак гамәлләр турында яшерен килешү режимында бара. Без уянуга, ниндидер Африка илендә хакимиятне, президентны бәреп төшергән булырга мөмкиннәр, хакимияткә чираттагы хәрби сәяси төркем килгән була ала», – диде ул.

1950 елдан бирле дөньяда барлыгы 486 тапкыр дәүләт хакимиятен бәреп төшерү очрагы булган. Шуларның яртысы – Африкада. Узган елда Нигер һәм Габонда хакимиятне хәрбиләр алды.

Сүз уңаеннан, 2024 елда 76 илдә сайлаулар узачак. Алар арасында Тайвань (гыйнвар), Россия (март), Бөекбритания (якынча, яз көне), Мексика (июнь), Европа Берлеге / Европа парламенты (июнь), Венесуэла (икенче яртыеллык), АКШ (ноябрь) кебек илләр бар.

Аерым алганда, Тайваньда утрауның бәйсезлеге идеясен алга сөрүче Лай Циндэ җиңүгә дәгъва итә. Шул ук вакытта Тайвань халкының күпчелеге бәйсезлек игълан итүне дә, Кытай белән берләшүне дә хупламый, тыныч статус-квоны саклау яклы. «Күпчелек экспертлар Кытайның Тайваньга кыска вакытлы һөҗүм итү куркынычын түбән дип бәяләсәләр дә, Кытайның Көньяк Кытай диңгезендә киңәюе хәрби бәрелешләр куркынычын арттыра», – дип яза «РБК». Дөньяның югары технологияле җитештерү белән шөгыльләнә торган бөтен оешмалары Тайваньда ясалган ярымүткәргечләргә бәйле, шуңа күрә утрау тирәсендәге геосәяси каршылык актуаль булып калачак, дигән фикер бар.

АКШта 2024 елгы сайлау Дональд Трамп һәм Джо Байден арасындагы көрәшнең кабатлануы булыр дип фаразлана. Хәзерге вакытта мондый сайлауның нәтиҗәсе «аеруча билгесез» булып күренә, дип яза чит ил басмалары. Әгәр Трамп җиңсә, Украина һәм Израильгә ярдәм итү, сәүдә партнерлыклары, иммиграция һәм экология мәсьәләләрендә сәясәт кискен үзгәрергә мөмкин, дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100