news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәнзилә Җәүһәрова: «Радик Сабиров җиңүнең тәмен белгән көрәшче иде»

Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкярләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлашуда аның турында якты истәлекләре белән уртаклашты.

news_top
Фәнзилә Җәүһәрова: «Радик Сабиров җиңүнең тәмен белгән көрәшче иде»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Татар ядкярләре» проектына иң беренчеләрән булып Радик Сабиров фатиха бирде, чөнки ул вакытта мин социаль челтәрләр белән таныш түгел идем. Фольклор үзәгендәге көчле команда таркала башлагач, Радик Рәшитович «Татар ядкярәрләре» проектын төрле социаль челтәрләрдә ачып җибәрергә тәкъдим итте. Безнең кеше иде ул. Мин аны татар телле социаль челтәрләрнең гуруы иде (үз эшенең остасы) дип исәплим. Ул трендларны аңлап, кайда нәрсә икәнен, ничек эшлисе икәнлеген белеп, эшне башкара иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Татар ядкярләре» проекты беренче тапкыр социаль челтәрләрдә 13 апрельдә чыга башлады. Аңа кадәр апрель башында җыелыштык. Радик Рәшитовичка сүз бирдем. Ничек эшләп була – шул турыда фикерләрен җиткерде. Алга таба без аның контролендә эшләдек. «Татар ядкярләре»нә быел 5 ел булды, шул 5 елның бер генә көнендә дә ул безне ташламады. Нинди генә сорау туса да, тиз генә аңлатып бирә иде

Һәрвакыт укуда булды. Ул, гомумән, алдынгы карашлы кеше иде. Кайда нинди яңалык, нәрсә бар – Радик Рәшитович аны белә иде. Татар факультеты пединститутка кушылгач, аның «авызын пешерделәр». Ул мине өреп кабарга өйрәтте. Бүгенге көннең вазгыяте шундый бит. Кычкырып утырсаң, үзеңнең проектыңа, эшеңә зыян китерә аласың. Зыян китереп, алга куелган максат-бурычларга ирешмәскә мөмкин. Ул яктан бик тыгыз элемтәдә булдык.

Мин аны укыттым, аннан соң без бер кафедрада эшләдек. Ул аспирантурага укырга кереп, безнең кафедрага килде. Искиткеч якты һәм бик креатив иде. Аннан фикер сорагач, ул аны кистереп әйтми иде. Тыңлап бетерә, «Фәнзилә апа, уйларбыз», – ди дә, аннары ул миңа Россиядә булган перспективалы зур медиалардан мәгълүматлар табып җибәрә, шуның нигезендә миңа уйларга мөмкинлек бирә иде. Шуңа күрә мин аны журналист кына түгел, аналитик дип тә исәплим»

Без икебез дә шулкадәр татар телен ярата торган кешеләр. Мин аның җитезлегенә шакката идем. Аның теле шундый камил. «Бу сәләте каян килә икән?» – дип, аптырый идем. Шул ук вакытта ул шулкадәр тугры дус булды. Татар матбугатына җанын-тәнен, көнен-төнен багышлады. Радик Рәшитович – көрәшче иде. Шул ук вакытта арбитр, алып баручы да. Ул җиңүнең тәмен белә иде. «Идел» журналы булсын, ул аны нинди югарылыкка күтәрде. «Шәһри Казан» булсын, тиражын арттыра алды, рейтингын күтәрде.

Ул фәндә дә җитди, системалы кеше иде, халыкара конференцияләрдә катнашкан вакытта берничә фәнни мәкалә язган иде. Андагы сүзләр, терминнар, нәрсәдә чагылыш таба, халык авыз иҗатының яшәү мохитен ул ВКонтактедагы үзенең «Татар авыллары» төркеме мисалында тикшерде. Бу да халык теленең сакланышы дип, халыкның теленең яшәү мөмкинлекләрен шуннан ачып биргән иде.

«Татар ядкярләре» өчен иң беренче булып интервьюны миннән алган иде. Мин синнән интервью алырмын, дип сөйләшкән идек тә, ул: «Юк, Фәнзилә апа, мин Сездән интервью алыйм әле», – диде. Шунда ул теге социаль челтәрләргә бәйле миңа бик күп сораулар бирде. Икебез дә бер-беребез белән горурланып, сөенеп, социаль челтәрләр вакытлы матбугат белән бер үк дәрәҗәдә, хәтта активрак та, дип, әңгәмә корган идек. Телебезне саклау өчен бик җан атып яшәгән егетебез иде. Урыны оҗмахта булсын – диде Фәнзилә Җәүһәрова.

  • Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Һөнәри эшчәнлеге елларында Радик Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат» электрон газетасында эшли. 2014 елда ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән бүгенге көнгә кадәр «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар