Фантастик комиксның чираттагы сериясе чыкты: «Шүрәле» аша яшерен мәгънә җиткерү
Муса Җәлил турында фантастик комиксның чираттагы сериясе чыкты. Әсәрдә татар шагыйренең чын язмышы фантастик вакыйгалар белән үрелеп бара.
Лагерьдә «Шүрәле» спектакле дәвам итә. Муса, Саттар һәм Алиш өчен бу гади генә сәхнә әсәре түгел. Алар таныш әкият аша әсирләргә үз иминлекләре өчен үзеңнекеләргә хыянәт итүнең нинди бәягә төшүен аңлатырга тырыша.
Сәхнәдә Шүрәле Былтырга урман ияләренең берсе булырга тәкъдим итә. Аңа яклау, ирек һәм аерым өстенлекләр вәгъдә итә. Моның өчен Былтыр Шүрәленең билгесен кабул итәргә тиеш. Ләкин ул бу тәкъдимнән баш тарта. Тамашачылар арасында да шундый ук сайлау алдында торучылар бар: үз гомереңне саклап калу өчен легионга язылыргамы, әллә көрәштәшләреңә каршы корал күтәрүдән баш тартыргамы? Легионга керергә җыенган әсирләрнең берсе карарын үзгәртә.
Ләкин спектакль немец офицерының игътибарын җәлеп итә. Сәхнәдәге яшерен мәгънәне аңлагач, ул Мусаның үзенә бирелгән мөмкинлекләрне легионга җыю эшенә каршы кулланганына төшенә. Хәзер Җәлилнең үзенә генә түгел, ә аның көрәштәшләренә дә куркыныч яный.
2294 елда беренче радиотапшыруның нәтиҗәләре Эльза белән Андре көткәннән дә җитдирәк булып чыга. Архонт тапшыру ешлыгын яба, ләкин бу башланган үзгәрешләрне туктата алмый. Түбән Берлинда ябык архивларга мөрәҗәгать итүчеләр һәм онытылган телләр турында мәгълүмат эзләүчеләр саны арта. Ишетелгән тавышлар кешеләрне үзләренең үткәне турында уйланырга һәм тормышларыннан сызып ташланган мирасны эзләргә этәрә.
Архонт шуны аңлый: тапшыруны тыю гына җитми – кешеләр үзләре үк югалган мирасны эзли башлады. Ләкин ул каршылыкны туктату өчен бу юлы башка юл сайлый. Эльза белән Андре Мусага ышана. Һәм нәкъ менә шул ышаныч аларга зыян салырга мөмкин. Архонт Мусага нинди тәкъдим ясар? Үзенә хыянәт итмичә, ул бу сынауны үтә алырмы?