Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе 2026/2027 уку елында аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча түбәндәге фәнни белгечлекләргә кабул итү игълан итә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
- 1.2.2 Математик модельләштерү, санлы методлар һәм программалар комплекслары
- 1.5.15 Экология (тармаклар буенча)
- 5.2.1 Икътисади теория
- 5.2.3 Төбәк һәм тармаклы икътисад
- 5.2.5Дөнья икътисады
- 5.2.6 Менеджмент
- 5.4.2 Икътисади социология
- 5.4.4 Социаль структура, социаль институтлар һәм процесслар
- 5.6.1 Ватан тарихы
- 5.6.3 Археология
- 5.7.9 Дин фәлсәфәсе һәм дин белеме
- 5.9.1 Рус әдәбияты һәм Россия Федерациясе халыклары әдәбияты
- 5.9.4 Фольклор
- 5.9.5 Рус теле. Россия халыклары телләре
- 5.10.3 Сәнгать төрләре (сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать)
Документлар кабул итү 2026 елның 19 июненнән 21 августына кадәр, диелә хәбәрдә.