Татар мөселман календарен чыгаручы Фәния Хуҗахмәт «Печән базары» фестиваленә авырлык белән генә эләгүен язып чыкты. Мөхәррир сүзләренчә, былтыр да аларны якын китермәс өчен полиция чакырмакчы булганнар. Быелгы «Печән базары»на гариза җибәргәнннән соң, оештыручылар аларга урын бирүдән баш тарткан, чөнки «Татар мөселман календаре» «татарча, заманча, милли, эчтәлекле, сыйфатлы, концептуаль товарлар» рәтенә кермәгән.
Фәния Хуҗахмәт оештыручылар белән шәхсән язышкан хатларны да социаль челтәрдә күрсәтә. «Печән базары» шәһәр татар мәдәниятенең дизайн-маркет фестивале оештыручылары: «Кызганычка, без сезнең гаризаны кире кагарга мәҗбүрбез, чөнки урыннар чикле күләмдә. Сайлап алуның төп шартлары шул ук кала: Татарча, Заманча, Милли, Эчтәлекле, Сыйфатлы, Концептуаль товарлар», – дип җавап биргән булган. Соңрак, гафу үтенеп, гаризаның кабул ителүен хәбәр иткәннәр.
Фәния Хуҗахмәт бу хәлгә кагылышлы фикерләрен «ВКонтакте» сәхифәсендә яза:
Нинди көннәр җитте. Татарны «Печән базары»на кертмиләр. 32 ел буена зур тираж белән өзлексез чыгып килгән, татар яшәгән һәр төбәккә барып ирешкән «Татар мөселман календаре»на, Коръәннәргә, татар китабына «Печән базары»нда урын юк. Хәтта патша заманында да мондый хәлләр булмаган. Татар ярминкәләрдән дә китапсыз кайтмаган.
Мәкәрҗә ярминкәләре өчен өчен зур тиражлар белән «Кисекбаш»ны чыгарганнар. Бүген «Габдулла Тукай»ны, «Сөембикә»не, «Казан татарлары» дигән затлы, һәр татарда булырга тиешле китапларыбызны да «Печән базары»на кертмәскә булганнар.
Татарлыкны, миллилекне белмәгән, аңламаган татар маңкортлары, урысча язып, милли рухлы татарны мәйданнан куа. Мәйданга урыс телле, милли рухсыз маңкорт татар килде. Алар безгә руска караганда да яман булачак. Былтыр да, безне якын китермәс өчен, полиция чакырмакчы булганнар иде. Аллаһының рәхмәте белән нәкь шул чакта баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин килеп чыкты. Яныбызга басып, Коръән, китап, календарьларны сатышты. Хатын-кызларга, үзе бездән сатып алып, затлы яулыклар бүләк итте, үзе бәйләтте.
Быел да бер дә борчылмыйм, яшьләрнең мәгънәсезлегенә хурланам гына.
Мең төрле эшләреннән аерып, бүлеп, Конгресс җитәкчеләренә шалтыраткач, оештыручылардан – Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы яшьләр оешмасыннан чакыру килде. Җитәкчеләре, гафу үтенеп: «Сезнең өчен ярты өстәл билгеләп куелган», – дип шалтыратты. Ярты өстәл... диме. Миңа сезнең өстәлегез кирәкми. Үземнең дә 5-6 өстәлем бар.
Бер кырыйга бастырсыннар гына. Кеше түләгән акчаны без дә түләрбез. Мин гафу итәрмен лә ул, Аллаһы Тәгалә гафу итәрме?
Бу көннәрдә Татар яшьләре оешмасы, 500-600 татар яшьләрен җыеп, форум үткәрмәкчеләр иде. «Югарыдан» акча бирмәделәр! Димәк, анда да күрәләр, майлы күмәч ашаганчы, эш күрсәтергә кирәк шул.
«Печән базары»н үткәрү – бик зур, кирәкле эш. Быелгысын да матур, истә калырлык итеп үткәрсәк иде. Көннәр дә матураеп җылынып китте. Казан халкы! Урамнарга чыгыгыз, бәйрәмгә килегез! Авылдашлар, дуслар, туганнар, чыгыгыз, килегез. Бер очрашып, күрешеп, сөйләшеп алыйк. Аллаһы Тәгаләдән: «Быел да минем урын Шиһап хәзрәт Мәрҗани тирәсендә булса иде», – дип сорыйм. Безне шул тирәдән эзләгез.
Бу темага: Фәния Хуҗахмәт: «Совет чоры белән чагыштырганда, газета-журнал укучылар кимемәде»