Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җан авазы: «Бармы ул бу дөньяда дөреслек һәм кирәкме ул кемгә булса да?»

news_top_970_100
Җан авазы: «Бармы ул бу дөньяда дөреслек һәм кирәкме ул кемгә булса да?»
Фото: Рамил Гали

Хезмәттәшләрем белән дөреслек турында сөйләшеп утырганда, бер туганнарын искә алдылар. «Ул турысын әйтә», – дип мактадылар. Үзләре аның белән бик аралашмыйлар икән. «Нигә» дип сорагач, «коммунист ул» диделәр. Бер кичәдә шул «коммунист» ханым белән сөйләшеп утырырга туры килде. Фәниянең (исемен үзгәртеп язам) сөйләгәннәре сезгә дә кызык булыр, бәлки.

«Дөреслек кирәк, дип әйтәләр. Ә кешеләргә чын дөреслекне күзгә бәреп әйткәндә, ник күпчелеге аны кабул итә алмый соң? Чын дөреслек, никадәр генә авыр булмасын, ялганнан яхшырак түгелме? «Ачы хакыйкать татлы ялганнан яхшырак» дигән сүзләр искә төшә.

Мин кечкенәдән үк гаделлеккә өйрәндем, ата-анам беркайчан да ялганламаска өйрәтте. Минем балачактагы иң истә калган хатирәм шул: мәктәптә дәресләрдән качып китеп, көндезге сеанска кино карарга бардык. Мәктәптән шалтыратып әйткәч, әти сораштыра башлады. Аңа ялганладым. Ул шул чакта шундый итеп карады да шундый сабак бирде. Ялганлаган кешенең пүчтәк, төпкә төшкән, «отход» кеше икәнен әйтеп бирде. Яхшы кеше буласың килсә, алдашма, диде. Мин шуннан соң алдашканымны хәтерләмим.

Мин гомерем буе шушы сүзләрне истә тоттым, гадел булырга омтылдым. Ләкин моның ни файдасы бар? Ни өчен кешеләр дөреслекне яратмый? Дөресен әйткәч, кешеләр мине дошман күрә башлый.

Узган ел мин эшемнән китәргә мәҗбүр булдым, чөнки безнең «начальство»га дөресе ошамый. Җыелышта безнең генераль директор бүлек җитәкчеләренә эшне яхшырту буенча тәкъдимнәрне әйтергә кушты. «Стратегик сессиягә» бөтен хезмәткәрләрне керттеләр. Безнең бүлек җитәкчесе үзенең «стратегик» дип атаган планын тәкъдим итте. Безнең бүлектәгеләр, бер-берсенә карап, күз кысышып, көлешеп утыралар. Бөтенесе дә безнең бүлек җитәкчесенең кем икәнен, нигә бу урынга куелганын белә. Директор урынбасары белән «чыш-пышлары» ишетелеп тора, урынбасар аны шул сөяркәсе итеп тота, үстермәкче була, генераль директор каршында әйбәт итеп күрсәтер өчен, аның чиле-пешле проектын шәп итеп күрсәтә. Генераль директор моның тузга язмаган икәнен аңлады инде – фикерләрне сорый. Урынбасар, пеләшен сыйпый-сыйпый, тотлыга-тотлыга мактады. «Сез дә шулай уйлыйсызмы?» – дип сорый генераль директор безнең бүлектәгеләрдән. Әле генә күз кысышып, хахылдашып утырган кешеләр «монда рациональ зерно бар», «бу идеяләр ошады» дип, күз дә йоммый алдаша башладылар. Хатын-кызларын әйтмим инде, ир дигәннәре дә шулай бит аның! Директор миннән дә сорады, мин бу идеяләрнең бер файдасыз, буш икәнен әйтеп бирдем. Генераль директор үзе дә шул ук фикердә иде инде, аңа җөпләү генә кирәк иде. «Шулай, килешәм, яңа идеяләр әзерләгез», – диде, урынбасарны «игътибарлы булырга кирәк» дип ачуланды.

Икенче көнне үк мине көтеп торалар иде инде. Төрле яклап ябырылдылар, эшемдә әллә никадәр гаеп таптылар. Генераль директорга кердем, миңа дөресен әйткән өчен каныгалар, дидем. Ул, әйе-әйе, дип килеште, әмма мине барыбер якламады – китәргә туры килде. Минем предприятиенең күпме акчасын янга калдырганны да исәпкә алмадылар.

Менә әйтегез әле: ялгышаммы мин, чын дөреслекнең кадерен белүчеләр бармы соң ул? Ә бит барысы да минем белән килеште: аның планы – утопия иде. Ләкин кем мин, кем ул? Мин дөреслекне әйткәч, менә шулай – ишеккә генә бармакны төртеп күрсәттеләр. Хәзер эшсез калдым. Хәзер әйбәт эш табуы да кыен.

Эштә генә түгел. Дөреслек шәхси тормышта да кирәк түгел. Ике тапкыр кияүдә булдым, ләкин ике ир дә минем гадел сүзләремне күтәрә алмады. Беренче ирем белән 2 ел яшәдем, түздем. Әмма мин аның ялкау, үзем өчен кызыксыз һәм тар карашлы булуын әйттем. 30 яшьлек ир, эштән кайтып, компьютерда шар тәгәрәтеп утыра – бу нәрсә инде? Аның өчен 3 әйбер кирәк: күп һәм тәмле итеп ашау, йомшак диван һәм интернет. Мин аңа үз өстендә эшләргә кирәклеген әйтә торгач, ул, үпкәләп, әти-әнисенә кайтып китте. Юлына ак җәймә.

Икенче иремә уйлап чыктым. Энергияле, эшли, карьера ярата. Хәзер миңа әйтерләр – үзең юләр булгансың, диярләр. Әмма ул көнче иде. Үткәнемдә казынып үзәгемә үтте. Урамнан узып барган ирләр ягына борылып карасаң да, төбенә төшми туктамый иде. Өйләнешкәннең икенче көнендә үк кемнәр белән йөргәнемне сораштыра башлады, бер көн дә шул сораусыз узмады, дисәң дә була. Яшерергә, ялганларга кирәк булгандыр. Әмма мин ялган сөйли алмыйм. Беренче иремә кадәр дә егетләрем булганын белгәч, аның төсләренә кадәр үзгәрде. «Ничек ялгышканмын…» – дип башын тотып утырды. Мин аның характерын белә идем инде – аңа ялварырга, ялынырга кирәк, ул үзен шулай кешене изүдән тәм таба. Эшендә дә шулай итә ул хезмәткәрләрен. Мин дә бит үземне чүплектән тапмадым! Аның көнләшүләреннән туйган идем инде: ялынмадым да, ялвармадым да.

Ике тапкыр кияүдә булсам да, балам булмады. Ә хәзер миңа 37 яшь, мин ялгыз, ни ирем, ни балаларым юк. Ярый әле әти-әнидән калган фатир бар, шунда көн күрәм. Минем дусларым да юк. Аларга да дөресен әйтү ярамый – югалалар. Алдашып яшәү әйбәтрәк. Бердәнбер дустым – күршедә яшәүче Лена бар иде. Ләкин ул да миңа ачу саклый, шуңа күрә 2 айга якын инде сөйләшкән юк. Дөреслек аркасында анысы да. Лена интернет-кибетләрдән чүпрәк-чапрак сатып алырга ярата. Бер көнне яңа күлмәк киеп керде. Күлмәкнең бәясен сораган идем, 5 мең икән. Мин аңа дөресен әйттем. «Гафу ит, ләкин мин моны өйдә дә кимәс идем», – дидем. Лена миңа: «Көнләшәсең!» – диде дә, ишекне бәреп чыгып китте. Исем китмәде, ул хаклы түгел бит. Мин бит күреп торам: ул шул күлмәген җәй буена бер тапкыр да кимәде. Димәк, мин хаклы булганмын, шулай икәнен ул үзе дә белә. Әмма нигә, алайса, ул мине дошман күрә? Рәхмәтле генә булырга тиеш бит.

Мин гаделлекне кабул итә алмаган кешеләрдән арыдым. Шулай да, мин әле булса үземә туры килгән кешене табармын дип уйлыйм – дөреслекне кабул итә белгән кешене. Тик бармы ул андый кеше? Хәзерге дөньяда һәркем ялганны өстен күрә кебек. Сез әйтегез әле – бармы ул гаделлек һәм кирәкме ул?»

ЯзарЧагым

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100