Фәния Җамалиева: «Бәрәңге утырту өчен иң кулай вакыт – 9 майдан соң»
Яз җитүгә, халык берсеннән-берсе уздырыштан бәрәңге утырта башлый. Җир җылынганмы, орлык бәрәңгесе күз чыгарганмы – анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – күршедән калышмаска.
Татарстан шартларында бәрәңге утырту өчен кулай вакыт кайчан? Мул уңыш алу өчен нәрсәгә игътибар итәргә? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Интертат» хәбәрчесе Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиевадан сорашты.
– Фәния Фәйзрахмановна, быел яз иртә килгәч, 1 майда халык, дәррәү кубып, бәрәңге утырта башлады. Тик өлкәнрәк яшьтәгеләр: «Әле иртә, мартта 2 буран да булмый калды, суытачак», – диләр. Быел бәрәңгене кайчан утыртырга?
– Бәрәңгене җир җылылыгы 8 градуска күтәрелгәч утыртырга тәкъдим ителә. Салкын җиргә утыртудан файда юк – ул, озак тишелмичә ятудан тыш, авыруларга да бирешергә мөмкин. Иртә утырткан бәрәңгене ризоктония авыруы зарарларга мөмкин.
– Җирнең 8 градуска җылынуын ничек белергә?
– Бу вакытта каен яфраклары бер тиенлек акча зурлыгында булырга тиеш. Шулай ук эшкәртелгән туфрак артык юеш тә, артык коры да булмасын. Туфракны кысып тоткач, ул оешырга һәм чәчеп җибәргәндә таралып китәргә тиеш.
Быел җир тиз җылынды, инде апрель ахырында ук бәрәңге утыртырга мөмкин иде. Әмма иртәләүнең бер куркынычы бар: бәрәңгене утырткач, көннәр суытып, алар озакка сузыла икән, алда әйткән хәтәрлекләр күзәтелергә мөмкин. Фаразлар буенча, андый куркыныч янамый-янавын. Тик 8-9 майда 2 көнгә суытып ала. Иртә утырткан кешеләр борчылмасын – суык җир астына ук төшмәс. Ә инде әлегә икенче икмәк утыртмаучылар 9 майдан соң курыкмыйча утырта ала. Татарстан җирлегендә бәрәңгене майның икенче яртысында утыртырга тәкъдим ителә.
– Кара туфракта нинди сортлар яхшырак үсә? Кызыл балчыклы яки комлы бакчаларга нинди сортлар утырту яхшырак?
– Бәрәңге төрле туфракта да әйбәт уңыш бирергә мөмкин, әмма һәр туфракның үзенчәлекләре бар. Туфрак көпшәклеге, ашлылыгы һәм суны үзендә тота алуы белән аерыла. Комлы туфрак ярлырак, көпшәк туфрак суны тиз сеңдерә һәм тиз югалта. Корылык шартларында мондый туфракта иртә өлгерешле сортлар мул уңыш бирә. Кара туфрак – туклану элементларына да, органик матдәләргә дә бай. Суны да яхшы саклый. Мондый туфракта теләсә нинди сортны игәргә була. Кызыл балчык та бай туфрак санала, тик ул суны начар сеңдерә. Яңгырлар еш яуса, мондый бакчаларда бәрәңгенең тамыры чери башлый. Мондый туфракта уңыш җыюны соңга калдырмаска кирәк.
Теләсә нинди туфракны ашларга һәм мул уңыш алырга була.
– Колорадо кортына каршы агулап утырткан бәрәңгегә сезнең карашыгыз ничек?
– Аерым хуҗалыкларда бәрәңгене агулап утырту өчен «Престиж» препаратын куллануга инде шактый еллардан бирле рөхсәт бар. Аның составында – неоникотиноид һәм фунгицид. Россиядә ул рөхсәт ителгән, ә 2018 елдан Европа һәм Америкада бу турыда бәхәсләр бара, хәтта Европада тыелган матдә булып санала. Чөнки Америкада бал кортлары шактыйга кимегән, аларның юкка чыгуын шушы көчле препаратлар белән бәйлиләр. Әмма бу әле тикшеренү этабында гына, кирәк кадәр мәгълүматлар юк. Бал кортлары бәрәңге чәчәгенә бик сирәк килә, аннары яңа сорт бәрәңгеләр элеккечә шаулап чәчәк тә атмый. Җирдә имидаклоприд 140 көн саклана. Көзгә таба ул бетә дигән сүз, җирдә калып, зыян сала, дигән дәлилләр дә юк.
«Престиж» белән агулауга мин үзем каршы түгел. Чөнки аның кеше сәламәтлегенә әллә ни зыяны юк. Язын кулланган агуның микъдары җәй көне сиптергәнгә караганда шактый ким. Җәен 20-30 сутый бакчага агу сиптергәндә, ул күбрәк мәйданга тарала, ул кешегә дә, табигатькә дә зыян сала. Язын эшкәртүнең плюслары күбрәк: көннәр кызу булмагач, агу кешегә ул кадәр нык тәэсир итми, бу вакытта бал кортлары да актив очмый, агулап утырткач, ул бәрәңгене 2 ай саклый. Агу яфракларда 60 көнгә кадәр саклана һәм колорадо коңгызын юк итә бара. Яңа очып килгәннәрен дә, кышлап чыкканнарны да. Ә агу белән җәен яфракны эшкәртүне бик нәтиҗәле санамыйм. Чөнки колорадо коңгызы җирдән тигез чыкмый, контрольдә тотып бетерә торган түгел бит аны.
Тагын шунысы да бар – бәрәңгене эшкәрткән агу сабакка күтәрелә һәм яңадан бәрәңгегә төшми. 60 көннән соң ул бәрәңгедә калмый дигән сүз. Иртә өлгерешле сортларны үстергәндә игътибарлы булу кирәк, агулап утыртканнан соң 60 көн үтмичә ашарга ярамый.
Неоникотиноидлар – никотин препараты, табигатьтә булган никотин формуласы белән ясалган препаратлар. Әйтик, неоникотиноидларга караганда, никотин кеше организмы өчен 100 тапкыр куркынычрак. Аерым хуҗалыкларда үсентеләрне никотин белән эшкәрткәндә, куркыныч ихтималы 10-100 тапкырга күбрәк.
– Бәрәңгене еллар буе бер үк урынга утырту дөресме?
– Ел саен бер урынга утыртканда, билгеле, бу бакчаның ашы кими, ул авыру һәм корткычларга ешрак бирешә. Шулай ук күпьеллык чүп үләннәренең дә яраткан урынына әйләнә мондый бакчалар. Эт эчәгеннән зыян күрмәгән бакчачы юктыр. Шуңа күрә чәчү әйләнешен (севоборот) көйләргә була. Бакчаны тулысы белән булмаса да, яртылаш – яртылаш ял иттереп алырга тырышырга кирәк. Бакчагыз зур икән, аны 3-4 өлешкә бүлеп, бер өлешенә бәрәңге утыртырга, калган кишәрлекләргә люцерна чәчәргә һәм бәрәңгене ел саен люцерна урынына күчереп йөртергә була. Бакча кечерәк булса, ике еллык чәчү әйләнеше системасы кулай. Аның өчен беренче яртысына бәрәңге, икенче яртысына берьеллык үлән чәчәргә мөмкин. Шулай эшләгәндә җир туклана, авыру-корткычлардан арына, структурасы яхшыра.
– Ләкин эт эчәгесеннән болай тиз генә котылып булмый шул...
– Әйе, бу очракта тагын бер ысул тәкъдим итәр идем. Бәрәңге үсмәгән җирдәге эт чәчәгенә июль-августка кадәр тимәгез, үссен, чәчәк ата башласын. Аннары исә тулаем тәэсир итә торган гербицидлар белән эшкәртергә була. Шул очракта алар тамыры белән корып бетә.
– Фәния Фәйзрахмановна, язга чыкканда, күпләрнең базда бәрәңгесе йомшарган, үргән була, мондый бәрәңгене утыртырга ярыймы?
– Үргән бәрәңгенең уңышы кимрәк була. Ана бәрәңгегә тишелеп чыгу, тамыр җибәрү өчен көч кирәк. Аннан соң, фотосинтез күренеше башлангач, аңа инде ана бәрәңгесе кирәк булмый. Шуны истә тотып утыртыгыз.
– Яхшы уңыш алу өчен бәрәңгене бөтен килеш утыртырга кирәкме яисә кисәргә ярыймы?
– Бөтен килеш утырткан бәрәңге яхшырак. Әгәр инде чәчүлек бәрәңге кыйммәтле яки дефицит булса, кисми дә хәлең юк. Кискәндә пычакны марганцовка эремәсенә тыгып алырга кирәк.
– Базарда сатучылардан орлык бәрәңгесе алырга ярыймы? Чәчүлек сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Орлык бәрәңгесен үзем очраклы кешеләрдән алырга куркыр идем. Иң яхшысы – орлык сата торган нокталардан алу.
– Бәрәңгене нинди тирәнлектә утыртырга? Кайсы нәтиҗәлерәк?
– Бәрәңгене 8-10 см тирәнлектә утырталар. Артык тирәнгә утыртмаска киңәш итәм. Шул ук вакытта аның төбен өеп торырга кирәк. Тирән утырткан бәрәңге яңгырлы елларда җирдә үк чери.
– Салам астына бәрәңге утыртуга ничек карыйсыз?
– Бәрәңгене җир астына күмеп, өстен салам белән каплап үстерү ысулын күпчелек бакчачылар куллана. Бу – заманча бәрәңге үстерү алымы. Салам астында дым да саклана, чүп үләннәре дә әллә ни баш калкыта алмый. Салам шулай ук көзен дә бакчага органик матдә булып кала. Ләкин салам белән үстерү өчен сыйфатлы туфрак кирәк. Шулай ук салам катламы да әһәмияткә ия – ул 40 см дан да кимрәк булырга тиеш түгел. Шулай ук бу технологиягә яраклы сорт кирәк. Аннары салам астын соры корткыч күбәләк һәм тычканнар да үз итә.
– Алтынсу нематода һәм башка авыруларны кисәтү өчен нинди киңәшләрне истә тотарга?
– Хәзерге яңа – чит ит сортлары алтынсу нематодага каршы тора ала. Хәтта бу сортлы бәрәңге туфракта элек булган алтынсу нематоданы да юк итә.
– Татарстан шартларында нинди сортлар үстерергә киңәш итәсез?
– Республика басуларында тикшеренү үткән «Гала» сортын аерым әйтәсем килә. Ул – Германиядән кергән, тәмле, сары сорт, вирусларга бирешми, уңышы шактый мул һәм кабыгы механик җимерелүләргә чыдам. Аны хәтта комбайн белән алганда да зыян күрми. Әмма ул дым ярата һәм азотка мохтаҗ.
«Беллароза» сортын да аерым хуҗалыклар яратты. Бу бәрәңге эре, кызыл төстә.
Иң иртә өлгерешле «Ривьера» сорты – сары бәрәңге дип йөртелә, аны июльдә ашарга була.
Шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы тикшеренү институты 20 ел инде селекция белән шөгыльләнә., һәм безнең үзебездә дә бәрәңге сортлары бар. Бүген барлыгы 8 сорт эшләнде. Алар барысы да – тәмле, Татарстан шартларына чыдам сортлар: «Кортни», «Регги», «Танго», «Зумба», «Самба», «Сальса», «Орлан».
– Еллар буе бер сорт үстерү дөресме?
– Бәрәңге вегетатив ысул белән үрчи. Аның генотибы үзгәрми, ул күпме үстерсәң дә, шул ук сорт булып кала. Ләкин аның икенче ягы бар. Вегетатив ысул белән үрчеткәндә, ул елдан-ел авырулар белән зарарлана. Теге яки бу авыру бүлбе аркылы 100% нәселенә тапшырыла. Бу – бәрәңгенең уңышы кимүгә китерә. Сорт чыккан гына вакытта ул гектарына 50 тонна уңыш бирсә, авырулар белән очрашкач, ул 10-20 тоннага кала. Уңыш 5 тапкырга кимергә мөмкин. Шуңа күрә бәрәңгенең орлыгын алыштырып торырга киңәш итәр идем. Төрле сортлар вирусларга төрлечә каршы тора ала. Ел саен 30-50 кило чәчүлек бәрәңге сатып алырга һәм аны аны 3 ел үстереп, үрчетеп, өченче елга 10 сутый бакчага ул җитәрлек булырга тиеш. Әмма орлыкны ел саен әз-әзләп алып үрчетергә тәкъдим итәм.
– Мул бәрәңге уңышы алуның сере нидә?
– Иң беренче – яхшы орлыкта. Икенче чиратта – җирнең ашы, өченчесе – бәрәңге игү технологиясен үтәү. Җирне ашлап, йомшартып торырга кирәк. Коры елларда аңа су сибәргә дә онытмагыз. Шулай ук бәрәңгене зарарлый торган фитофтора, фузариоз, парша кебек авыруларга каршы көрәшергә кирәк. Бакча ярлы икән, 10 сутыйга 3-5 тонна тирес кертергә кирәк. Тиресе булмаган бакчачылар өчен альтернатива: 30-50 кило азофоска.