Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәеновның соңгы хәбәре нинди булган? – «Абзый, югалып торсам, тиргәшмә...»

news_top_970_100
Фәнис Хөсәеновның соңгы хәбәре нинди булган? – «Абзый, югалып торсам, тиргәшмә...»
"Кызыл таң"

«Кызыл таң» газетасы Украинада БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәеновның кырыгы турында яза. Бүген аның гомере өзелүгә нәкъ 40 көн узган. Шул уңайдан, журналистлар аның якыннары белән сөйләшкән. Аның белән даими элемтәдә булган авылдашы Фәнис Хөсәеновның соңгы хәбәре турында сөйләгән.

Хәлил Лотфуллин, отставкадагы полковник, авылдашы:

– Фәнисне цинк табутта алып кайтып җиткергәч тә, авылдашлар белән киңәшләшеп, аны ачып, мөселманча пөхтәләп юып, кәфенгә төрергә булдык. Батырыбызның мәңгелек йортына шулай дөрес юлдан кайтып китүе күңелгә бераз тынычлык биргәндәй. Әлбәттә, югалту яраларының кайчан төзәләчәге билгеле түгел.

Без аның белән даими элемтәдә идек бит. Бераз тынып торса: «Хәлил абый, сүкмә инде, исән мин!» – дип шаркылдап көлеп хәбәр җибәрә иде. Соңгы хәбәре дә шундыйрак булды: «Абзый, югалып торсам, тиргәшмә, безнекеләргә сәлам әйтә тор!» – диде. Үзе үскән йортны матурлады, янә гаиләле булырга да исәбе бар иде кебек. Менә бүген шул йортта аның рухына Коръән укыйлар. Күңелдә ни барын әйтеп аңлата торган түгел… Барыбыз да Әдип улы Фәнис рухына догада булыйк, туганнар.

Фәнис Хөсәеновны озату: «Кечкенәдән килгән шуклыгы анда да куркырга ирек бирмәгән аңа»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Иннэ лиллэхи вэ иннэ илэйхи ражигун❤
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100