Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәенов турында: «Их! Әниеңнең йөрәк җәрәхәтен ниләр белән бәйлик, и Фәнис?»

news_top_970_100
Фәнис Хөсәенов турында: «Их! Әниеңнең йөрәк җәрәхәтен ниләр белән бәйлик, и Фәнис?»

Шагыйрә, журналист Ләйсән Кәшфи Украинада БТР куып алып киткән батыр якташы Фәнис Хөсәеновка багышлап шигырь язган. 

«Герой якташыма!

Утлы заман өчен тудыңмыни,

Бигрәк яшьли киттең, ай, Фәнис!

Без Аллаһтан килдек һәм кайтабыз,

Утырып дога кылыйк, әйдәгез.

Герой Фәнис, кыю якташ Фәнис!

Син – горурлык безнең йөрәктә.

Илем оран салды бар дөньяга,

Синдәй каһарманнар кирәктә.

Кем уйласын, гади авыл углы

Котын алыр, диеп, дошманның?!

Җенен җептәй иттең әсирләрнең,

Танкын йолкып алдың куштанның.

Якташларны үлем тырнагыннан

Тартып алдың, җаның аямый.

Без сине дә исән көткән идек,

Ах! Бәгырьләр әрни, җан каный.

Их! Әниеңнең йөрәк җәрәхәтен

Ниләр белән бәйлик, и Фәнис?

Нинди сүзләр табыйк юатырга?

Кайгылары бигрәк авыр ич.

Тәтешлене дөнья тарихына

Уеп яздың хәләл кан белән.

Җәяү чыгып киттең Яң(а)кайпаннан,

Кайтып кердең бөек дан белән».

Тәтешле музееның социаль челтәрдәге сәхифәсенә куелган шигырьне Фәниснең әнисе Фәридә Хөсәенова да укыган. «Ай, балам», – дип язган ул. Башкалар баласын югалткан әнинең тирән кайгысын уртаклаша:

«Караңгы гүрең якты, авыр туфрагың җиңел булсын. Әнисенең, туганнарының ачы кайгысын уртаклашам. Кояш  кебек балкып торган, шат күңелле батыр егетебез безнең күңелләрдә бик озак сакланыр»;

«Бөтен Рәсәй, Башкортстан истә тотар аны. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын»;
«Аның һәлак булуына һаман ышанасы килми. Бик кызганыч. Кыю егет иде. Безнең районнан тагын бер егет үлде. Алар, бәлки, Фәнис белән бергә булгандыр»;

«Әй Ходаем, кайчан бетә соң бу сугыш?! Нинди яшь егетләребезне югалтабыз. Йөрәкләргә кан сава. Фәниснең урыны оҗмахта булсын. Мәңге бетмәс яра...» – дип яза алар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100