Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәенов үзенең язмышын алдан күзаллагандай сүзләр әйткән булган

news_top_970_100
Фәнис Хөсәенов үзенең язмышын алдан күзаллагандай сүзләр әйткән булган

Башкортстанның Илеш районы телевидениесе Украинада БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәеновтан сентябрь аенда интервью алган булган. Тәтешле районыннан мобилизацияләнгән Фәнис, «Казан Экспо»га китәр алдыннан, язмышы нинди булачагын фаразлагандай сүзләр әйтә.

«Барырга кирәк», – ди Фәнис Хөсәенов.

«Ни өчен барырга кирәк?» – дип сорый журналист. 

 – Чөнки минем барып сугышуым яхшырак. Чөнки анда безнең яшь, автомат кора белмәгән малайлар үлгәнче, мин үзем барам. 

– Курку дигән әйбер юкмы?

 – Булса да, барыбер. Күз алдына китерәсеңме үзеңнең энеләреңне, туганнарыңны. Алар, өйдәге әниләр әйбәт кенә булсын, дип… Менә минем үземнең балам бар, кызым. Алар рәхәт яшәсеннәр дип барам. Минем өчен иң мөһиме –гаилә рәхәт яшәсен. Мине әни бер дә юкка тапмаган бит инде. Бер дә юкка 9 ай буе корсакта күтәреп йөрмәгән. Минем саклаучым дип тапкан бит инде. Минем әни тапкан, мин аңа әйттем – горурланачаксың соң чиккәчә, пока мин нитмәем… 

«Молодец!» ди аңа журналист һәм дәвам итә: «Алла бирсә, кечкенә кызым кырына кайтам» дигән сүзләр белән ул көнне Фәнис автобуска утырып китте, әмма насыйп булмады».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100