Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Камал: «Хәзер татар кешеләре нигәдер үзләренең татарлыкларыннан курка»

«Интертат»ның «ВКонтакте» сәхифәсендә туры эфирда бара торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы «Яңа гасыр» каналында алып баручы Фәнис Камал булды. Ул татар киносы, шәхси газеталар чыгару, гаилә бизнесы булдыру, телевидениедә эшләү үзенчәлекләре, татар милләтенең киләчәге турында уй-фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Фәнис Камал: «Хәзер татар кешеләре нигәдер үзләренең татарлыкларыннан курка»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Фәнис, сез газета да чыгарасыз, телевидениедә «Яңалыклар» тапшыруының алып баручысы да, киносценарийлар да язасыз, металл компаниясе дә бар. Сез боларның кайсысын үзегезнең төп эшегез дип саныйсыз?

Мин 23 елымны телевидениегә багышладым, әлбәттә, минем төп эшем – телевидение. Металл компаниясе һәм гәҗитләр мәсьәләсенә килгәндә, болар – безнең гаилә бизнесы. Әтибез исән булганда, без бөтен гаилә белән фикерләшеп, һәр нечкәлекләрен уйлап ирешелгән әйбер бу. Тормышта бу эшләр бер-берсе белән үрелеп бара, кайсыдыр мөһимрәк дип әйтә алмыйм.

Мин 13-14 яшемдә үземне радиода сыный башладым. Әтием ул вакытта «Татарстан» радиосында мөхәррирләрнең берсе иде. Аннан спортка кереп киттем. Шул вакыттан алып, минем тормышым телевидение-радио тирәсендә барды.

Журналист кешенең металл компаниясе булдыруы – бик кызыклы күренеш. Сез ничек бу юнәлешкә кереп киттегез, нинди каршылыклар булды? Конкурентлардан каршылыклар бармы?

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бу – минем өчен мәҗбүри адым булды, беренче чиратта. Билгеле, журналистларның хезмәт хакы югары түгел. Без миллионнар, йөзләгән меңнәр алмыйбыз. Әле яшьрәк чакта әтием һәм гаилә белән уйлаштык, киңәшләштек тә, гәҗит ачып җибәрергә булдык. Бу – коммерция өлкәсендә безнең беренче эшебез. Без бу өлкәдә эшләгән кешеләр түгел идек. Ә иҗат кешеләре буларак, гәҗитне ничек чыгарырга, нинди мәкләләр белән аны баетырга – без боларын белә идек.

Металл компаниясе булдыру – ул, әлбәттә, күп кеше өчен яңалык булды. Фәнис Камал бервакытны телевизордан сикереп чыкты да эшмәкәр булды, дигән сөйләшүләрне мин ишеттем инде. Ләкин бу сүзләргә без игътибар бирмәдек. «Безнең кораб алга бара һәм барачак», – дип әйткән иде миңа әти. Ниндидер киртәләргә карамыйча, үз эшебезне дәвам итәргә өйрәндек.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Конкурентлар җитәрлек. Шул ук газета мәсьәләсенә килгәндә дә, «Себерке» газетасын чыгардык. Бездә соң исемен төрләндереп, безнең исемгә охшатып, газеталар чыгарып карадылар. Бу – безнең язылучыларга да йогынты ясады, күпмедер дәрәҗәдә зыян салды. Аннан соң, без сезнең газетага языласы идек, башкага язылганбыз, дип шалтыратучылар да булды. Аннан алар кире безгә кайттылар.

Без телевидение өлкәсендә дә, газетада да, металл өлкәсендә дә үз эшебезне сыйфатлы башкарырга, халыкка кызыклы булсын дип тырышабыз. Бу – һәрбер кеше булдыра ала торган эш түгел. Халык шуны аңларга тиеш.

Хәзерге абитуриентлар журналистика факультетына килгәндә, үзләренең тормышын журналистикага багышларга телиләрме – шуның турында уйларга тиеш. Журналистика өлкәсендә хезмәт хакларын гомумән исәпкә алмыйбыз әле. Иң беренче чиратта, син кызыксынучан булырга тиеш.

Әгәр син кызыксына торган кеше түгелсең икән, журналистикада синең алга китеш булмаячак.

Журналист ул классик әсәр дә укырга тиеш, фантастикасын да, публицистиканы да. Барлык каналлар белән, хәтта оппозицион каналлар белән дә таныш булырга тиеш. Ул аларны барысын да карап, чагыштырып, үзе фикер йөртеп, анализлап, мәгълүматны җиткерерә белергә тиеш.

Хәзер без телевидениедә нәрсә өчен көрәшәбез? Тел байлыгы өчен көрәшәбез. Яшьләр килә.

Туры эфир булса да, шуны әйтергә мәҗбүрмен: (бу – үпкәләтү өчен әйтелгән сүз түгел) яшьләр наданрак, чөнки китап укымыйлар, милләтнең тарихы белән кызыксынмыйлар, татарча тапшырулар карамыйлар, бер-берсе белән (татарча гимназия бетергән балалар да хәтта) урамга чыкканнан соң русча сөйләшә башлыйлар.

Әлбәттә, полилингваль булу хәзерге заманда бик кирәк. Кытай телен дә, инглиз телен дә белергә кирәк. Минем әти: «Безнең татарыбыз гарәпләшә алды, төрекләшә алды, тик татарлаша алмады», – дип әйтә иде.

Бүгенге көндә «Татмедиа» җәмгыяте зур эшләр алып бара. Бик сөендерә. Менә мондый туры эфирлар да кирәк. Тамашачы белән, сезнең белән, бер мәсьәләне уртакка салып, ачыктан-ачык сөйләшү форматы бик кирәк ул.

Фәнис, сез – телевидение «йолдызы». Инде күп еллар сез алып баручы булып эшлисез. Әйтегез әле, «кеше телевизор карамый» дигән сүзләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Кеше азрак карый башладымы, чыннан да?

Хәзерге вакытта телеграм-каналлар өстенлек итә. Кеше алар телевидениедән күргән тапшыру аркасында түгел, ә кайсыдыр телеграм-каналда ишеткән-күргән мәгълүмат аркасында карый.

Кеше телевидение сүзенә ышанамы? Журналистларга ышаныч арттымы, кимедеме?

Бу сораудан качарга тырышкан идем. Җавап бирәсе булмас, дип уйлаган идем. Журналистларга ышаныч артты. Тамашачы хәзер телевизорны күбрәк карый башлады, чөнки телевидение технологик яктан артта калган, дисәләр дә, монда мәгълүмат кат-кат тикшерелә, шуннан соң гына тамашачы хозурына җиткерелә.

Телевидениенең киләчәге бар, ләкин аның форматын үзгәртергә кирәк. Бу вакыт күптән җитте. Кешегә көндәлек мәгълүматны җиткереп бару өчен, яңа алымнар кулланырга кирәк. Бу – кичекмәстән эшләнергә тиешле әйбер. Кызганыч, бу эшләнми.

Күбрәк әдәби тапшыруларга өстенлек бирелә. Ләкин татар телевидениесендә информацион яктан анализ ясап, тамашачы белән аралаша торган программалар юк. Федераль каналларда мондый тапшырулар бар инде. Көн кадагына куелган темаларга фикер алышалар, сөйләшәләр, талашалар да.

Телевидениедә алып баручы булу – ул зур дәрәҗә иде элек. Хәзер дә шулаймы? Килергә теләүче яшьләр чират торамы?

Минем өчен телевидение алып баручысы булу – зур дәрәҗә. Мин үзебезнең Татарстаныбызда татар телевидениесендә үземнең татар халкыма мәгълүмат җиткерәм. Халык белән кайда гына күрешсәк тә, якты йөз белән каршы алалар. Кайвакытны юлда тизлекне арттырган очракта, безнең дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре дә мине танып, кире җибәрәләр.

Чират торалармы-юкмы дигәндә, хәзерге вакытта кастинглар еш үткәрелә. Шушы кастингка килгән халыкны исәпкә алсаң, бик күп кешенең алып баручы булырга теләгәненә инанасың. Аннан үзеңнең һөнәрең тагын да кадерлерәк була башлый.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Мөмкинлек булса, стадионнар җыеп, тамашачы белән сөйләшеп утырыр идем»

Хәзерге телевидение журналистлары нинди алар? Телне беләләрме? Сез аларны тәнкыйтьлисезме?

Хәзер журналист булып килүче яшьләр мәсьәләсенә килгәндә, ни кызганыч, алар, безнең белән чагыштырганда, база буенча түбәнрәк. Тик алар арасында да уникаль шәхесләр бар. Чөнки алар институт, университетта укыганда ук төрле конкурсларда, җитди программаларда катнашкан. Алар – безнең татарның киләчәге. Әлбәттә, аларның һәрберсе журналист була алмый. Кеше бит вакыт белән сынала. Кемдер канатланып килә дә, аннан эшләп карагач, «акчасы юк моның» дип, китеп бара. Әгәр кеше журналист булырга хыяллана икән, ул башка тормыш барлыгын да онытырга тиеш түгел. Кеше 5 ел укыса, аннан тагын берничә ел эшләсә, менә аның 10 еллап вакыты үткән дигән сүз. Әгәр шушы вакыт үткәннән соң гына ул үзенең журналист була алмаганын аңласа, югары темплар белән барган заманда ул төшеп тә калырга мөмкин.

Хәзер бит нинди тенденция? ЕГЭ бирергә теләмиләр, куркалар. Бала һөнәрле булсын дип, 9нчы сыйныфтан соң берәр техникумга урнаштыралар. Чөнки халык белә: һөнәрле кеше ул һәрвакытта да акчалы кеше булачак.

Мин әйтәсе килгән сүзем бик күп. Шуңа фикерләрем дә чуалып китә. Әгәр мөмкинлек булса, тамашачыны яныма җыеп утыртып, стадионнар җыеп, сөйләшеп утырыр идем.

«Татарча боевиклар да, комедияләр дә төшереп булыр иде»

Бүгенге татар кинолары турында фикерегезне дә әйтегез әле. Сез «татар дип кычкырып йөрүчеләр күп, чын татар киносын булдыручылар юк» дип әйткән идегез. Бу фикерегез финанслауга бәйлеме? Сез үз фильмыгызны төшердегез. Үзегез финансладыгыз дип беләм. Ни өчен бу юнәлештә эшчәнлекне дәвам итмәдегез? Сез нинди нәтиҗә көткән идегез?

– Ул вакытта без әти белән шулкадәр хыялланып, чамалап та бетермәгәнбез. Без әтинең үз әсәрен экранлаштыру турында хыялландык. Халыкка кызыклы булган тулы метражлы фильм төшерергә булдык. Мин, әтинең әсәренә нигезләнеп, сценарий яздым. Без аны 1,5-2 ел эчендә төшердек. Безнең «Татаркино» оешмасы 100 елдан артык эшли. Тик алар хакында минем еллар буе ишеткәнем булмады. Алар күптәннән таралып беткән, дип уйлаган идем. Шундый зур тәнәфестән соң бер татар гаиләсе үз акчасына тулы канлы нәфис фильм төшерде.

Мәскәүдә теркәдек. Бөтен документларын алдык, һәм кино прокатка чыкты. Бүгенге көндә безне уздыручылар юк. Төшерүен төшерәләр, әллә нинди талантлы кешеләр төшерә, кызыклы сценарийлар бар. Тик аның белән продюсер да шөгыльләнергә тиеш. Кемдер матур төшерә, ләкин сата белми. Продюсер аны сата. Чыгымнар аклана. Керем дә арта. Актерга син 50 мең түгел, ә 500 мең түли аласың. Шул сәбәпле, синең дәрәҗәң, синең компанияңнең дәрәҗәсе, артистның дәрәҗәсе дә күтәрелә. Индустрия барлыкка килә. Бездә индустрия юк. Без мондагы кинотеатрларга әллә нинди юллар белән кереп карадык, ләкин булмады. Татарстанда татар киносын күрсәтеп булмый. Моның өчен дистрибьюторлар белән сөйләшү кирәк.

Акчаны алганнан соң аны нәрсәгә тотканыңны хисап тотарга кирәк. Индустриянең «и» хәрефе дә барлыкка килмәде. Акчаның кайберләре гомумән барып та җитмәгәндер, бәлки.

Безгә Татарстанда булган кинотеатрларны үзебезнеке итәргә кирәк. Татарлар елына 2-3 фильм төшерә. Шушы фильмнар үзебезнең кинотеатрларда күрсәтелергә тиеш. Продюсерлык үзәге булдырылырга тиеш. Ниндидер бер кешене генә продюсер итеп билгеләү дөрес түгел. Команда кирәк. Шушы команда ныклап тотынганнан соң, иманым камил, махсус боерык була икән, аны 5 ел эчендә җиренә җиткерә алачаклар. Аннан боевиклар да, комедияләр дә төшереп булачак. Тирән мәгънәле сценарийлар бар, ләкин аны тулы канлы продукт дип атап булмый.

«Татарның бер генә әдибенең дә сыны юк»

Сез «танылган кешеләрнең сыннарын сувенир кебек ясау теләге бар» дигән идегез. Бу планыгызны тормышка ашырып буламы? Кемнәрнең сыннарын ясарга уйлыйсыз?

Бу әкрен генә тормышка ашырылып бара. Хәзерге вакытта эскизлар ясала. Мин хәзер серне ачарга теләмим. Бик күп техника кирәк аңа. Безнең скульпторлар, архитекторлар командасы бар. Шулар белән берничә проектны әзерлибез. Шуннан соң я телевидение аша тамашачыга күрсәтербез. Мин, аны хөкүмәттән акча алып, кемнеңдер сынын ясау өчен эшләмим. Мин моннан продукт булдырырга телим. Без чит илгә барабыз, сувенир итеп, ниндидер сыннар алып кайтабыз. Нигә әле безгә Тукай сынын ясамаска? Пушкин сыннары бар миндә, ә Тукай сыны – юк. Пушкинның төрле вариантлары бар: Пушкин трубка белән, Пушкин сакалын сыпыра, Пушкин китап белән. Ленинның нинди генә сыннары юк! Ә бер генә татар әдибенең сыны юк.

Хәзер бөтен дөньясы «Кавказ халкы – иң көчлесе» дип уйлый. Дөресен генә әйткәндә, бу – бик зур ялгышу. Безнең татарыбызның никадәр киң таралганын тамашачыбыз белергә тиеш. Татар халкы ул шулкадәр дәрәҗәле. Кайсы гына төбәккә барсаң да, хәлле татарлар бар.

Хәзерге вакытта «татар» дип кычкырып йөреп, бернәрсә эшләмәүчеләргә караганда, әкрен генә татарны алга җибәрүчеләр җитәрлек. Тик аларны күрсәтергә кирәк.

Менә бер абзый бар. Ул интернатларга акча бирә, ярдәм итә. Үзе бал кортлары үрчетә, казылык ясый. Ә үзенең өенә килеп керсәң, бер яктан җил керә, икенче яктан чыгып китә. Шуңа карамастан, үзе ихлас күңелдән ярдәм итеп яши. Гаҗәеп әйбер бит инде бу. Ул – чын татар. Аның йөреше, башындагы түбәтәе, кафтанга охшаган киеме дә.

Байлар арасында да татарларга булышучылар бар.

«Мин Заһид Мәхмүдинең улы булуыма рәхмәтлемен»

Сезнең әтиегез Заһид Мәхмүди «Себерке» газетасын үзе әзерләгән, үзе чыгарган, үзе бастырган да. Сез бөтен гаиләгез белән газета чыгару эшендә катнашкансыз. Бүгенге көндә газета ни хәлдә? Сез ничә газета чыгарасыз? Тиражлары нинди?

Безнең 14 гәҗит бар иде. Әти исән чагында ук оптимизация ясадык. Шуның хисабына безнең абунәчеләр саны артты.

Тиражга килгәндә, бу – четерекле мәсьәлә. Мин күз тидерергә теләмим. Без канәгать, диясе килә. Абунәчеләребездән хатлар килә.

Типографиягез турында да сөйләгез әле. Газета чыгару өчен станокны ничек алып кайтуыгыз турында. Типография дә ишегалдында бит сезнең?

Без аны үзебездә чыгарабыз. Махсус типография төзелде. Станокны мин Саратовтан таптым. Аны шуннан кайтарттык. Станок булганчы, без башка нәшриятләрдә бастыра идек. Чыгымнары күп булу сәбәпле, үзебезнең типографияне булдырдык. Бу – чыгымнарны киметте, үзен аклады.

Безне укыйлармы, дигәннән. Хәтта «Кара дельфин» төрмәсе китапханәсе хезмәткәрләре дә безнең гәҗитне алдыра. Анда утыручылар безне укыйлар. Хатлар да килә. Кызганыч, без аларны чыгармыйбыз. Тик туплап барабыз. Бәлки, кайчан да булса, берәр формат башка килер дә, бу хатлар үз урынын табарлар, дип ышанасы килә.

Әтинең эшләү потенциалы шулкадәр югары иде: ул хәтта икешәр тәүлек йокламыйча язып-сызып утыра ала иде. Миңа аннан күчкәндер, бәлки. Мин үзем дә шулай. Эфир көннәрендә генә мин үземне йоклап алырга мәҗбүр итәм. Бу эшне без әти белән бергә башлау сәбәпле, без бөтен әйберне төбеннән беләбез.

Бүгенге көндә минем хәләл җефетем Гүзәл – шушы гәҗитләрнең баш мөхәррире. Мин аңа рәхмәтле. Ул шушы эшкә кереп китә алды. Әти китеп барганнан соң да ничек килеп чыкты: әтине җирлиләр, ә типографиядә шул вакытта газета басыла.

Киләчәктә, бәлки, берләштереп, яңа төрле журнал да чыгарырбыз. Бүгенге көндә безне уздыра алсалар, эшләп карасыннар: бездә криминаль газеталар юк. Мин хәзер үземә конкурентлар булдырып утырам инде.

Мин Заһид Мәхмүдинең улы булуыма рәхмәтлемен. Әти мине шулкадәр яхшы тәрбияләгән, дип әйтәсем килә. Мин дә китеп барганда, минем улым ышанычны акласа, минем дә күңелем тыныч булыр иде.

Сез маркетплейсларга да чыктыгыз. Тираж да 9 меңнән артык. Бүгенге көн өчен бу – зур тираж. Ни өчен халык шәхси газеталарны дәүләт газеталарына караганда күбрәк укый икән?

Мин хәзер бер кызыклы әйбер сөйләп китәм әле. 90нчы елларда әти кайткан да әнигә: «Хатын, мин интим газета чыгарам әле», – дигән. Әни, авыл баласы буларак, татар хатыны буларак, сүзсез калган. Шуннан соң кайбер татар шәхесләре белән берләшеп, алар беренче татар интим газетасын булдырдылар. Һәм шушы интим гәҗите бөтен рекордларны бәрде. Ул вакытта бөтен Татарстан гәҗитләренең тиражларын берләштереп карасаң, бу гәҗитнеке белән чагыштырсаң, чүп кебек иде. Шушы интим гәҗитеннән кергән гонорар хисабына «Ватаным Татарстан»гамы, әллә «Шәһри Казан»гамы – хәзер төгәл хәтерләмим, хезмәт хакы түләнде. Хәзер моны күз алдына китереп тә булмый.

Шәхси газеталар чыгаручылар алар белә: әгәр ниндидер чүп чыгарасың икән, ул кешегә кызык булмый. Ул гәҗитнең урыны я бәдрәфтә була, я йомырка төреп куялар. Ә менә безнең гәҗитләр, мәсәлән, авылларда, шәһәрләрдә, кайсыдыр төбәкләрдә кулдан-кулга йөриләр. Миңа берәүләр фотография җибәргәннәр иде: безнең гәҗит кулдан-кулга йөреп ертылып беткән дә, аны пленка белән ябыштырып куйганнар.

Безнең гәҗитләрне халыкның яратып укуы – аның кешегә аңлаешлы, гади телдә язылган булуындадыр дип уйлыйм.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Сез дөяләр дә асрыйсыз бит. Әтиегездән соң аларны карау да сезнең җилкәгә төшкән. Ничек җитешәсез?

Җилкәгә төшмәде инде. Без әти белән аларны бергә барып алдык. Бергә аларны үстердек. Бергә асрый башладык. Алар хуҗалыкта йөриләр. Без аның итен дә ашыйбыз. Дөя итенең файдасы бар, диләр. Бик тәмле, дип әйтә алам. Печәнне вакытында кайтарабыз. Проблемалар юк.

Кышын туңмыйлармы?

Юк, туңмыйлар. Киресенчә, алар кышларын урамда куна да алалар. Кышларын урамда төн чыгып, иртәнгә шундый зур кар көртенә әвереләләр.

Сез үз фикерләрегез белән сирәк бүлешәсез. Бу нәрсә белән бәйле?

Кеше бит ул үпкәчел. Дөрес фикерне кабул итеп, «вакытында төзәттең, рәхмәт» дими. Мин мөмкинлек булганда, үз фикеремне әйтергә тырышам, әлбәттә. Ләкин минем кебек үз фикерен ачыктан-ачык җиткерүчеләр күбрәк булса, безнең татар җәмгыяте гомумән үзгәрер иде. Мәдәният өлкәсендә, телевидение, кино, матбугат өлкәсендә дә җитди үзгәрешләр барлыкка килер иде.

Менә хәзер ничә хөкүмәт газетасы бар. Нәрсәгә кирәк ул шулхәтле? Мин аны аңламыйм. Аларда күпме хезмәткәр эшли. Мисал өчен, аларга һәрберсенә 50шәр мең түләнә, дип алсак. Ел дәвамында түләнә торган акчаны исәпкә алсаң, гәҗиттә язылган мәкаләләрнең үтемлеме-юкмы икәнен чагыштырсаң, минем фикерем буенча, ул гәҗитләрнең кирәге юк, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Мин болай дип әйтер идем. Безнең «Татмедиа» оешмасы бу форматны әкрен генә үзгәртә башлар дип өметләнәм.

Һәр районда газеталар чыгып килә. Минемчә, аларга мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Ә Казандагы хөкүмәт газеталарына «переформатирование» ясау мәҗбүри. Хәзерге кебек калса, үсеш булмаячак. Бюджеттан акча бирелгәнгә кадәр алар эшлиләр, ә акча бирелү туктатылгач, гәҗит эше бармаячак.

«Татар – татар булып калырга тиеш, соры таракан – соры таракан булып калырга тиеш»

Татар халкының киләчәге турында ниләр уйлыйсыз?

Бу минем фобиягә әверелде инде. Мин татарның киләчәге өчен шулкадәр борчылам. Яшерен-батырын түгел, безнең хезмәткәрләр арасында да бар: татар башы белән, үзе татар, хатыны татар, баласы да татар, ә үзләре русча сөйләшәләр. Әйе, аның телләр белүе, фикер йөртә белүе кирәк.

Татар кешесе иң беренче чиратта гаиләсендә татарлыгын саклап кала алмый икән, бүтәнчә ул татар булып кала алмый.

Аңа нинди генә программалар булдырсыннар, нинди генә Сабан туйлары үткәрсәләр дә, кем генә алар янында чыгыш ясаса да, алар татар булып китә алмаячак. Татар булу өчен, иң беренче чиратта, эшне гаиләдән башларга кирәк. Минем кебек фикердә булучылар җитәрлек. Тик без аз. Менә хәзерге вакытта татар кешеләре нигәдер үзләренең татарлыкларыннан курка. Безнең галимнәребез дә юк түгел, спортчыларыбыз да юк түгел. Кумирлар җитәрлек бит инде.

Монда, әлбәттә, хөкүмәт программасы кирәк. Әгәр дә хөкүмәт тарафыннан ниндидер программа булдырылмый икән, этәргеч бирелми икән, алга барыш булмаячак. Ниндидер ясалмалык кирәк түгел. Татар – татар булып калырга тиеш, соры таракан – соры таракан булып калырга тиеш.

Әйтер сүзем булды, ләкин мин сүземне әйтеп бетермәдем. Шулай да мин бик канәгать.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100