Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Җиһанша: «Выговор» бирерләр дип кот очты»

news_top_970_100
Фәнис Җиһанша: «Выговор» бирерләр дип кот очты»
"Татар-информ" архивы

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша бу көннәрдә социаль челтәрдәге сәхифәсендә яшь вакытларын искә төшергән, тарихи фотолары белән дә уртаклашкан.

«Бу фотодагы Сәвия Сабировнаны Арчада белмәгән кеше юктыр. Ул безне Арча педагогия көллиятендә рус теле һәм әдәбиятыннан укытты. Инде туксанынчы дистә белән барса да ул чорны бик яратып искә ала.

Миндә дә бер истәлек бар: 1989 елның иртә язында, Арчаның 2нче мәктәбендә рус теленнән ачык дәресем булырга тиеш иде. Сәвия Сабир кызы һәм көллият директоры Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы класска кереп утырганнар, ә мин юк! Мин авылдан килеп җитә алмадым. Бу гадәттән тыш хәл. Дәресне өздем. Ә сәбәбе – поездга өлгермәдем.

Авыл башындагы инеш аша салынган күперне төнлә ташу агызып киткән иде. Билдән, үзле кызыл балчыкка буялып, класска килеп кергәндә инде тәнәфескә чакырып кыңгырау чылтырады.

«2»ле куярлар, «выговор» бирерләр, дип кот очып торганда, Сәвия Сабир кызы: «Фәнискә мин вакытын дөрес әйтмәгәнмен, минем хата», – дип, гаепне үз өстенә алды.

И-и-и, Сәвия Сабировна, шул вакыттагы оялганнарым... Рәхмәт сезгә!

Бүген дә, бер дә үзгәрмәгәнсез, төпле фикерле гаҗәеп ханым», – дип язган артист ВКонтате битендә.

«Бу көннәрдә булачак артистларның диплом спектакльләре күрсәтелә башлаганда, үзебезнең шәкерт чакларны искә алып китергә булдым.

Нык үзгәргәнбезме?

Соңгы фотода таныш йөзләрне таба алырсызмы?» – дип Фәнис әфәнде архив фотолары белән дә уртаклашкан.

«Барыгыз да шундый ук булып калгансыз», «Яшьләр, чибәрләр», «Илтөзәрне таныдым», – дип язганнар артистның виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100