
Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша үзе өчен якын булган, инде арабыздан киткән кешеләрне искә ала. Артист сүзләренчә, аның барлык якыннары да көз аенда бакыйлыкка күчкән.
«Фотода елмаеп торучы – минем әти. Тормышка да ул шулай эчтән елмаеп карый иде. Гадел иде... Көзне, яңгырлары яратмый иде. Бергә комбайнда эшләгәндә кояшлы көнгә сабыйларча куанганын күрсәгез аның. Хәер, күрмәскә дә мөмкинсез, чөнки хисләрен минем кебек чәчеп йөрми, төгәл, дөрес иде! Әти, урының җәннәтләрдә булсын.
Сентябрь…
Ел саен мин бу айны борчылып һәм әрнү белән каршылыйм. Бу ай төрле елларда минем кадерле кешеләремне алып китте.
Музыка укытырга киткән җирдән апам кайтмады… Гаиләбез әгъзасына әверелгән дустымны алып китте… Минем өчен иң якын кеше – әтиемне дә шушы айда үз кулларым белән җирләдем.
Сентябрь – хәтернең шулай ук ярату булуын искә төшерә. Һәм бу чын элемтә беркайчан да бетмәячәк», – дип яза артист.