
Камал театры артисты Фәнис Җиһанша социаль челтәрләрдә туганнан туган абыйсы турындагы хатирәләре белән уртаклаша. Кызганычка, актерның кадерле кешесе арабызда юк инде.
«Нәкъ 10 ел элек югалттым мин аны. Аянычлы үлем алып китте. Минем бертуган абый, сеңелләрем булмады. Фотодагы аксыл чәчле, бөдрә башлы Әнвәр исемле малай белән үстем мин. Кышкы каникулларда кунакка ул кайтса, җәй көне мин үзем аларга килә идем. Иң яраткан шөгыле – Иделдә көймә белән балык тоту. Нинди генә кармаклары юк иде. Заказлар биреп әллә кайлардан кайтарта иде. Әниләр безне бер елны Мәскәүгә алып киттеләр. Без, шәһәр карамыйча, ай буе «Москва-река»да балык тотып, кызынып, кап-кара булып беткән идек. Эх, шул чакларны тагын бер генә кайтарырга!
Казанда 10 нчы татар интернат-мәктәбендә укыды Әнвәр. Элек җәйдә 5 нче хезмәт чиреге бар иде бит. Атна-ун көн бакчада эшләү мәҗбүри. Менә ул да, бер көне икегә саналсын өчен, үзе белән мине ияртеп алып килә иде. Шулай беркөнне «эштән» кайтып киләбез, мин шәһәр күреп үскән баламени, авызымны ачып йөреп, артта калганмын. Бер абый килеп: «Әйдә, минем өйдә мороженое бар, сыйлыйм!» – дип, җитәкләп алып та китте. Шунда Әнвәр килеп: «Безне әниләр көтә, китәргә кирәк!» – дип, туктап торган автобуска өстерәп диярлек алып кергән иде. Мин әле, туңдырма ашаттырмаганга, берничә көн аңа үпкәләп, сөйләшмичә йөрдем. Аның мине фаҗигадән саклап калганын еллар узгач кына аңладым. Ә ул үзен саклый алмады... Мин дә ярдәм итә алмадым.
Абый да, апай да, якын дус һәм иптәш булган Әнвәр. Авыр туфрагың җиңел булсын. Сезнең дә шундый туган җанлы дусларыгыз булсын!» – дип яза Фәнис Җиһанша.

Фото: © социаль челтәрләр