Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Җиһанша: «И Аллам, әйтергә дә оят...»

news_top_970_100
Фәнис Җиһанша: «И Аллам, әйтергә дә оят...»
"Татар-информ" архивы

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша эшкә соңга калган.

«Минем – стресс! Бүген эшкә йоклап калдым... Сәгать 10.00га киләсе урынга, и Аллам, әйтергә дә оят, 14.00гә килдем.

Берәрегезнең шулай булганы бармы?» – дип язган артист социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм эшкә барышлый Камал театрының бинасын төшергән фото белән уртаклашкан

«Фәнис абый, әйтәм, кыяфәтең «мощный» иде, үзем дә аптырадым. Кеше эштән кайта, син эшкә киттең», – дип язган аңа «Татар Малай» буларак танылган блогер Ринат Галиәхмәтов.

«Син сыпырып тынычландырмасаң, бөтенләй дә барып җитә алмаган булыр идем», – дип көлгән Фәнис әфәнде, Ринатка җавап итеп.

«Ә минем киресенчә, бер-ике тапкыр, буталып, буласы банкетка бер ай алдан да килгәнем бар», «Эшкә йоклап калу – нәрсә ул, анда акча эшләргә генә йөриләр. Минем менә ял итәргә самолетка йоклап калганым булды. Отпуск та юкка чыкты», «Бервакыт таксида барам. «Соңга калам», – дим таксистка. Сәгать 8.40... Таксист сорый: «Эшегез 9дан башланамы?» – ди. «Юк, 8дән», – дип җавап бирәм. Икәүләшеп көләбез», – дип, үзләре башыннан кичкәннәр белән дә уртаклашканнар Фәнис Җиһаншаның виртуаль дуслары.

«Бу – тулган айның тәэсире бугай. Борчылу, стресс, аварияләр, табигый бәла-казалар моңа бик хас. Берүк үзегезне саклагыз...», «Йоклый алганда йоклап кал. Олыгая төшкәч, тырышсагыз да, йоклап булмый. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм», – дип киңәш бирүчеләр дә булган.

«Фәнис абый, иң мөһиме – килдең», – дип комментарий калдырган берәү.

Фото: Фәнис Җиһаншаның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100