Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Канлы тарих кабат яңара...» – Фәнил Гыйләҗевтан янә үзәк өзгеч шигырь

news_top_970_100
«Канлы тарих кабат яңара...» – Фәнил Гыйләҗевтан янә үзәк өзгеч шигырь
Фото: Фәнил Гыйләҗевның шәхси архивыннан

Бүген журналист, шагыйрь Фәнил Гыйләҗевның да, бик күпләрнеке кебек үк, җаны өзгәләнә, күңеле тынычлык таба алмый интегә, күрәсең. Илдәге хәлләргә бәйле күренешләрне, йөрәгеннән сыкрап чыкканнарны шагыйрь бер-бер артлы шигырь юлларына сала. «ВКонтакте» сәхифәсендә Фәнил янә күңелләргә тия торган бер шигырь – «Сыктау җыры»н тәкъдим иткән.

Сыктау җыры

Тамакларда төер генә,

Җанда ялкын-күмер генә,

Ут йоталар ата-аналар.

Йорты-җире кала,

Үкси шәһәр, сала,

Картлар, бала-чага...

Яуга керә газиз балалар.

 

Кушымта:

Йолып алсын упкыннарны,

Каксын өмет дулкыннары,

Күтәрелсен шатлык ташкыны.

Хөрлек килсен безгә,

Бәхет иңсен йөзгә,

Кайтыйк асыл эзгә!

Яшәешебездә –

Шул көннәрне көтәм ашкынып.

 

Өзгәләнә тагын күңел,

Өзгәләнми торган түгел.

Өзгәләнеп, телә бәгырьне.

Ил өстендә бәла,

Меңнәр ятим кала,

Ирләр китә һаман –

Газизләрдән газиз кадерле.

 

Бәргәләнә тагын җаннар,

Ярсып-ярсып ургый каннар

Туган җирдән читтә, еракта.

Күзләр сукыр мәллә,

Ник без шундый хәлдә,

Ник рухыбыз кәрлә?

Уйланамын әрнеп шул хакта.

 

Гаҗизлектән сыктый йөрәк,

Сыктамаган чагы сирәк.

Җан тынычлык тапмый тилмерә.

Тол калалар ярлар,

Ялгыз ата таңнар,

Кем бу хәлне аңлар,

Кем кичерер, аклар кем генә?

 

Өметсезлек упкыныннан

Күтәрелә куе томан...

Кем таратыр шушы томанны?

Кем тәрбия кылыр,

Кем терәге булыр,

Ярдәм кулын сузып,

Кем иркәләр ятим-толларны?

 

Өзелеп-өзелеп йөрәк сызлый,

Сыктау авазлары тынмый...

«Китмә!» диеп сабый ялвара.

Тынып тормый илләр,

Улый шыксыз җилләр,

Яуга китә ирләр,

Канлы тарих кабат яңара.

 

©Фәнил Гыйләҗев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100