Журналист, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев социаль челтәрдәге сәхифәсендә көн кадагындагы темага «Күшегү» дигән яңа шигырен тәкъдим иткән.
Кемнәрдер яу кыры эчендә төн куна,
Мин исә чыга алмыйм юрганым астыннан.
Җаннарга үтәрлек суык бу көзге төн –
Йөрәгем өшегән, күшегеп, мең туңам.
Кемнәрдер «батырлык кылам» дип җан бирә…
Мин исә чыгалмыйм өемнән урамга.
«Тукталсын бу мәхшәр, йә Рабби, йә Алла!» –
Диеп яшь аралаш пышылдыйм Җиһанга.
Кемнәрдер һиҗрәткә төйнәгән төенен,
Ватанын калдыру – җан саклау чарасы.
Ватаны какканга Ватанын сатканнар
Сафында булуда тәкъдирем аясын!
Кемнәрдер мәйданда шашынып «ду» килә –
Баласы, сөйгәне, энесе хакына.
Йодрыгын төйнәгән икенче берәүләр
Кизәнә чарасыз коралсыз хатынга.
Кемнәрдер, гөнаһсыз сабыйга ут ачып,
Тагын да дөрләтә мәхшәр учагын.
Өметсез гаҗизлек чигендә көн сүнә –
Ут йотып, гаиләмне үбәмен, кочамын.
Бик күпләр, бик күпләр чарасыз яшь түгә,
Кан түгә чикләрнең һәр ике ягында.
Нәкъ миндәй, нәкъ синдәй гап-гади кешеләр, –
Гарьләре, гамьнәре чагыла җанымда.
Нәкъ безнең ишеләр хәсрәте күңелне
Актара, умыра, өзгәли, тураклый.
Яу кыры эчендә төн кунган солдатлар,
Бүлеш, дип, юрганың, җаныма кунаклый.
Һәм мин дә алар күк күшегәм кырларда,
Җылысын таба алмыйм җып-җылы өемнең.
Җан туңа.
Югыйсә юрганга урандым,
Югыйсә,
Бик җылы, нык җылы киендем.
«Әйе, бөтен кешенең йөзендә борчылу. Бүген авыр елмайганнар, иртәгә эндәшми кайтарырлар. Йөрәктән чыккан, һәр кеше уенда шул фикерләр», – дип хуплаганнар шагыйрьне.