news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәнил Гыйләҗев хәрби операциягә китүчеләргә багышлап шигырь язган

news_top
Фәнил Гыйләҗев хәрби операциягә китүчеләргә багышлап шигырь язган
Фәнил Гыйләҗевнең шәхси архивыннан

Шагыйрь, журналист Фәнил Гыйләҗев, «Шахта көе»нә ияреп, хәрби операциягә китүчеләргә багышлап «Кырау» шигырен язган.

Гомерем бетеп, таш басмаса,

Ташламам, җанкисәгем.

(«Шахта көе»)

Китә казлар,

Китә Донбасска ла,

Байтаклары – кабат кайтмаска…

«Сау кайтыгыз!» – диеп, 

Дога кылып

Калудан тыш чара юк башка.

Китә казлар, китә, җанны телеп,

Китә белеп – кабат кайтмасын.

Каерылып туган нигезеннән,

Ятим итеп газиз баласын.

Аерылып әткә-әнкәсеннән,

Аерылып – сөйгән ярыннан…

Ашкынусыз, тик карусыз китә,

Карышусыз, туган ягыннан.

Китә казлар, ил өсләрен күмеп

Моң, сагышка, кара кайгыга.

Китә казлар, теләмичә китә,

Газиз Ватаныннан аерыла.

Калыр сәбәпләр күп.

Китәр сәбәп 

Югын юк та, –

Ләкин ил куша.

Китә казлар,

Тезелеп, өзелеп китә.

Хәсрәт уты каба сулышка.

Җылы якка түгел,

Мәңге туңга…

Җаннар яна сүнмәс күмердә.

Китә казлар.

Гамьле авазлары

Офык читләренә күмелә.

Ул авазлар шулай мәңгелеккә

Күмелерме?

Ансын кем белсен…

Гарьле сыктау булып иңри Ватан,

Кырау куырылып кыра

Җир өстен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар