Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнил Гыйләҗев чит җирләргә китүчеләр турында шигырь язган

news_top_970_100

Журналист, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев «Качаклар» шигырен, мобилизациядән куркып, махсус операциягә бармас өчен чит җирләргә чыгып китүчеләргә багышлаган.

Аны-моны әйтми-нитми генә

Чыгып тая илдән һәммәсе.

Һәр кешегә үз гомере кыйммәт,

Барчабыз да – Алла бәндәсе.

Йорты-җире, туганнары кала,

Эше кала, кемнең – гаиләсе.

Башы гына берүк исән булсын,

Мал-мөлкәтләр җуя мәгънәсен.

Һәр чик саен илнең качаклары

Озын чиратларга тезелеп,

Һиҗрәт кыла, мәгънәсезлек өчен

Калмасынга гомере өзелеп.

Киек казлар сыман, җылы эзләп,

Таралалар төрле якларга.

Ватаныңны түгел, Ватаныңнан

Газиз башны кирәк сакларга.

Артта кала мал, күңелле тормыш,

Гамьсез-ваемсыз чор – һәммәсе.

Мосафирлык, дәрвишлекне сайлый,

Һиҗрәт юлын, Алла бәндәсе.

Киек кошлар язын кабат кайтыр

Туган туфрагына, Ватанга.

Кайта алырмы икән бу качаклар?

Кайта алмас микән кайчан да?

Бу аерылу мәңгелеккә микән

Кендек каны тамган җиреңнән?

Күпме халык китә, каерылып,

Гөрләп яшәп яткан җиреннән.

Китә билгесезлек тарафына –

Өр-яңадан тормыш башларга.

Һәр КПП саен мөсафирлар

Төзелешкән озын сафларга.

Кочак җәеп каршы алыр микән

Читкә киткәннәрне берәрсе?

Кемнең китмичә дә юк чарасы,

Комга терәтелгәч көймәсе...

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100