Журналист, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев яңа шигырьләрендә бүгенге вазгыятьне яктырта. «Меңләгән» шигыре дә бик күпләрнең күңеленә үтеп кергән.
Ирләр бит болай да унга – бер,
Йөзгә – бер калу ихтимал.
Меңләгән, меңләгән хатыннар
Суынган ятакта мең елар.
Мең түгәр агызып яшьләрен,
Ялгызы, куш мендәр өстенә.
Һәм тормыш газабын кичәрләр
Үксезләр хакына кечкенә.
Һәм татыр тәкъдире нужасын –
Дәвамы булучы коллыкның.
Терәген җуйганнар терсәген
Тешләргә омтылыр – булыр соң.
Әле соң түгел, әлегә
Һәммәсе үз уе эчендә.
Үз өе эчендә. Ул өйдә
Әтиле балалар кечкенә.
Әлегә әтиле балалар
Булырмы иртәгә әтиле?
Булмасмы соң алар хәбәрсез
Югалган корбаннар ятиме?
Ни язган тәкъдиргә – кем белсен?!
Хәзергә кем исән, кем тере…
Уясын, уйлансын Кешелек,
Яңгырасын телендә Тәкъбире?
Күңелендә яңарсын иманы,
Иманның сыналыр көне бу!
Меңләгән халыклар берләшү –
Ватанны саклауның сере бу.
Берләшсен, халыклар, милләтләр!
Дуслашсын үзара, аңлашсын!
Меңләгән фикерләр бер булып
Хакыйкать җебенә укмашсын!
Тукталсын канкоеш, туктатсын
Үз эшен җәлладның балтасы.
Акылга килсен бу Кешелек!
Аң булсын һәр адәм баласы!