“Фанера”га узган сынау яки “Татар кызы” бәйгесендә тамашачы ни күрде?
Кичә, 16 ноябрьдә, Казанда беренче тапкыр бөтендөнья “Татар кызы” бәйгесенең финалы үтте. Алдан күп тапкырлар вәгъдә ителгән милли бәйрәм күрергә килгән тамашачылар чынлыкта ни күрде соң? Хәбәрчебез репортажын тәкъдим итәбез.
“Татар кызы” бәйгесе – матурлык конкурсы түгел
Ни өчен “Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал туры Казанда үтүе ачык: узган ел җиңүчесе, Казан кызы Гөлназ Гатина “Татар кызы” таҗын Татарстанга алып кайтты. Конкурс кагыйдәләре буенча, таҗ кайсы төбәктә, бәйгенең финалы да шунда үтә.
“Татар кызы” бәйгесен матурлык бәйгесе дип кабул итмәскә өндиләр. Оештыручылар белдерүенчә, әлеге бәйгедә беренче урынга эчке гүзәллек чыга.
- “Татар кызы” бәйгесенең тарихы 2011 елда Чиләбе өлкәсендә башлана. 2012 елда әлеге бәйгенең ярымфиналы беренче тапкыр Казанда узган. 2015 елда, бәйгенең географиясе киңәйгәч, әлеге чара халыкара статус алды.
“Татар кызы-2018” бәйгесенең финалына быел 14 кыз үтте. Россия төбәкләреннән 11 кыз һәм чит илләрдән 3 кыз булды. Алар барысы да төрле. Матурлык бәйгеләрендә, гадәттә, кызларның йөзләре бер чама була. Ә “Татар кызы” бәйгесендә, киресенчә, ниндидер бер “өлге” юк иде.
Дөресен әйткәндә, журналистларга бирелгән урыннардан кызларның чибәрме юкмы икәнен ачыклап булмый иде. Жюри әгъзаларына күренгәч, шул җиткәндер инде. Кызларның күлмәкләрен күрдек, алар матур, милли бизәкле иде.
Хөкемдарлар арасында РТның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Данис Шакиров, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов, җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов, Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин бар иде.
Бәйгене Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин белән Тинчурин театры артисты Резидә Сәләхова, сценарийдан тайпылмыйча, салмак кына алып бардылар.
Татар кызлары һәм "фанера"
Бәйге барышында кызларны бию ягыннан да, җыр ягыннан да зал сынап утырды. Кызларның зирәклеген, акыллылыгын тикшерә алырдай биремнәр дә булды. Мәсәлән, бер бирем буенча, кызлар биючеләр күрсәткән биюнең кайты этник группага каравын билгеләргә тиеш иде. Барысы тугыз бию биелде. Кызларның җавапларын жюри әгъзаларына тапшырдылар. Зал аларны белми калды. Соңыннан да әйтмәделәр.
Гадәттә, бәйгеләрдә кызлар “билет” алып, шушы кәгазьдәге сорауга җавап кайтаралар иде. Мондый сынауда кызларның татар телен нинди дәрәҗәдә белүләрен аңлап була иде. Быел исә кызларны сынау бию белән генә чикләнгән булып чыкты.
Хәер, кызлар биюгә оста үзләре. Артур-Марат дуэты “Җомга” җырын башкарганда, кызлар кәрзингә алмалар салып чыккан иде. Номер ахырында алмаларны сәхнәгә ыргыттылар. Беренче урыннарда утырганнар рәхәтләнеп алма ашады.
Әлбәттә, кызларның татар телен белү-белмәүләрен, бераз гына булса да, ачыклап була иде. Бәйге барышында кызлар, туып-үскән төбәкләрен мактап, үзләренә кунакка дәштеләр. Татарча сөйләде алар, тик әлеге текст ятланган иде. Ятлау әллә ни авыр түгел инде ул. “Татар кызы” бәйгесе президенты Лена Колесникова да тантана барышында татарча ятланган чыгыш ясады. Әкәмәт булды ул: аралашканда, Лена Колесникова татарча сөйләшми, ә сәхнәдә булганда татарча сөйләшә.
Кызларның татар телен нинди дәрәҗәдә белүләрен шулай ук нәфис сүз сөйләү аша белеп була иде. Әйе, анысы да ятланган инде аның. Финалистлар тамашачыга танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен тәкъдим итте. Әлеге сынау кызларга үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтергә, ә хөкемдарларга дөрес бәя бирергә ярдәм итте.
Татар халкында милли йолалар күп, шуларның берсе бәйгегә дә кергән иде. Кызлар каз өмәсе күренешен күрсәттеләр. Сүзләре исә яздырылган иде. Кызлар шул фонограммага авызларын ачып, сөйләгән булып тордылар. Әле сүзен-сүзгә китерә алмый азапландылар.
Тантанада җырлар: "Сабан туе гүзәле" һәм "Киль, иркем"
Бәйрәм булгач, чакырылган кунаклар да бар иде. Артур-Марат дуэты, Илгиз Шәйхразиев, Илшат Хамадиев, “Казан” бию ансамбле, Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле финал кичендә сәхнәдә балкыдылар.
“Татар кызы” финалында Илшат Хамадиев җыр башкарды. Бу тамашачыларга таныш җыр: Чаллы шәһәрендә үткән “Сабан туе гүзәле” бәйгесе кысаларында язылган. Тик аның сүзләрен үзгәрткәннәр. “Сабан туе гүзәле” булгач: “Шундый чибәр татар кызы кирәк Сабантуена”, - дип җырлана. Ә “Татар кызы” финалында җыр болай башкарылды: “Шундый чибәр татар кызы, һәр егет гашыйк була”.
Тамашаның концерт өлешендә эстрада җырларын Артур-Марат, Илгиз Шәйхразиев дуэты башкарды. Калган номерлар опера иде: Артур белән Эльза Исламовлар, Альберт Җәлилов, Алинә Шәрипҗановалар җырлады. Екатерина Наватова белән Артем Белов балет та күрсәттеләр.
Залда бер буш урын юк иде дияргә була. Тамашачы да җанлы иде. Кушылып та җырладылар, кирәк чакта кул чаптылар.
Сәхнә өстендә һәрбер җырның атамасын яисә видеода нәрсә турында сүз баруының рус теленә тәрҗемәсен күрсәтеп бардылар. Ә менә Эльза Исламова җырлаган “Кил, иркәм” җырының атамасын тәрҗемә итәргә өлгермәгәннәр. “Кил, иркәм” “Приходи, милая” дип тәрҗемә ителсә дә, өстә хаталар белән “Киль, иркем” дип язылган иде.
14 кызга – 14 номинация
Бәйге сәхнәсендә басып торучы һәрбер кызны җиңүче дип билгеләргә буладыр. Алар һәммәсе дә үз номинацияләрендә лаеклы җиңүчеләр. Тамаша бик тиз үтте. Хәтта кызларны аерым-аерым күреп тә булмады кебек. Алар гел бергә җырладылар, бергә биеделәр. Шәхси номер күрсәтмәделәр. “Менә бу кыз мондый, тегесе менә мондый. Монысы бит матуррак җырлый, тегесенең биюе яхшырак”, - дип бәхәсләшеп утырып та булмады.
Тик жюри билгеләгәч, һәр номинация үз хуҗасын тапты.
"Иң сөйкемле кыз" булып Мигранова Ризидә Ян кызы (Чиләбе өлкәсе) табылды.
"Иң илһамлы кыз" - Нигъмәтуллина Алинә Рушан кызы (Ленинград өлкәсе)
"Иң нурлы кыз" - Таҗетдинова Әлмирә Адис кызы (Свердлау өлкәсе)
"Иң шаян кыз" - Мусаева Ләйлә Дамир кызы (Әстерхан өлкәсе)
"Иң нәфис кыз" Кәримова Диләрә Илзар кызы (Ульяновск өлкәсе)
"Моң чишмәсе" Зәбирова Әдилә Илдус (Мәскәү шәһәре)
"Иң ялкынлы кыз" Габдрахманова Гүзәл Фәнил кызы (Татарстан Республикасы)
"Иң зирәк кыз" Надыйрова Илнара Рөстәм кызы (Оренбург шәһәре)
"Иң камил кыз" Кәримова Зиләрә Ришат кызы (Литва)
"Иң нәзәкатьле кыз" Гыйльметдинова Диләрә Рифат кызы (Удмуртия Республикасы)
"Иң уңган кыз" Борһанетдинова Ләйсинә Фәнис кызы (Киров өлкәсе)
"Милләткә тугры кыз" Бәйрәмова Энҗе Илшат кызы (Австрия)
"Иң тырыш кыз" Шаһиәхмәтова Зарина Фәнил кызы (Красноярск шәһәре)
"Иң серле кыз" номинациясендә җиңүгә Абдрахманова Динә Нигъмәтулла кызы (Казахстан) лаек булды.
“Татар кызы – 2018” итеп Удмуртия вәкиле Диләрә Гыйльметдинованы сайладылар. Аңа Златоуст осталарының Казан башлыгына охшатып ясалган таҗы һәм "Лада Гранта" машинасы бирелде.
Ахырда “Татар кызы” бәйгесе президенты Лена Колесникова үзенең фикерләрен белдерде. “Традициягә әйләнгән бәйгебез киләчәктә дә дәвам итсен. Туган телебезгә мәхәббәт, ата-бабаларыбыз калдырган рухи кыйммәтләренә ихтирам һәрвакыт күңелегездә яшәсен”, - диде ул “ятланган” татар телендә.
Җиңүчене исә РТның премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүләкләде. “Мондый кызларыбыз булган чакта, татар милләте мәңгелек булачак, - диде ул. - Алар безнең өчен үрнәк булып торалар. Гореф-гадәтләребез, милли киемебез, ризыкларыбыз, динебез, сакланып, буыннан-буынга күчәрләр”.
Жюри фикере
“Бәйгедән алган тәэсирләргез нинди?” – дип сорадык жюри әгъзаларының берсе Фәнис Җиһаншадан.
“Үзем дә башка елларда "Татар кызы" бәйгесен оештыручылар сафында эшләгәнгә күрә, жюри әгъзасы булу тәкъдимен бик теләп кабул иттем. Гәрчә кемгәдер бәя биреп утырырга, бигрәк тә кызларны чагыштырырга яратмасам да, кызыксынуым җиңде. Ләкин, ни кызганыч, әлеге бәйгедән миндә күп каршылыклы фикерләр генә калды”, - диде ул. Бераз туктап торгач, сүзен дәвам итте: “Беренчедән, барлык катнашучыларны ачарлык, аларның рухи байлыгын һәм тапкырлыкларын күрсәтерлек конкурслар җитмәде. Ә инде оста сөйләм бәйгесенә килгәндә, камил, татарча сәнгатьле укуны алдан фонограммага яздырып, шул материалга авыз ачып торулары аптырашта калдырды. Алар белән бит сәхнә теле буенча дәресләр алып барылган. Кая ул?! Тере тавышка сөйләргә ни комачаулады? Мин бу сорауны жюри утырышында да бирдем. Ләкин җавап ала алмадым”, - дип бүлеште Фәнис Җиһанша.
Ул үзе өчен эталон дип узган ел Казанда уздырылган сайлап алу турын атады. “Аны “Казан” Милли мәдәни үзәге баш режиссеры Халисә Исмәгыйлева эшләгән иде. Татар кызының тышкы матурлыгы белән эчке мәдәни дөньясын искиткеч театраль, шул ук вакытта бик ихлас ачтылар. Кызларның үз төбәкләрен презентацияләүләре әле дә күз алдымда. Ә монда чемодан тәгәрәтеп чыгып, вокзалда ике сүз белән генә каян килүләрен әйтү бик гади һәм ашык-пошык эшләнгән, дигән фикер калдырды. Алар бит төрле илләрдән, төбәкләрдән җыелган, мактанырлык, күрсәтерлек тарихи урыннары җитәрлек. Нигә сөйләтмәскә?! Килгән тамашачыларга да кызык һәм гыйбрәтле булыр иде, минемчә! Мин аңлыйм, вакыт, регламент. Ләкин кайбер ямау кебек күренгән номерлар урынына, кызларга күбрәк иркенлек калдырырга булыр иде”, - дип фикерләрен белдерде Фәнис Җиһанша.
Димәк, “Татар кызы” бәйгесенең үзенә генә хас булган символының берсе – милли мәдәниятебезнең байлыгын чагылдырган мәшһүр Казан бүрегенә охшатып ясалган алтын, энҗе ташлар белән бизәлгән таҗ бер елга Удмуртия төбәгенә “кунакка” китте. Киләсе елга нәкъ менә әлеге төбәктә “Татар кызы -2019” финалы узар. Ә Диләрә исә бер ел дәвамында “Татар кызы” исемен горур йөртер дип ышанабыз.