«Фанатлар»ы аркасында Галәвиевтә «йолдыз чире» башланган»: Ева Меркачева белән әңгәмә
Ева Меркачева Россия төрмәләрендәге хәлләр, көтеп яшәүче хатын-кызлар һәм җинаятьчеләрнең җанатарлары турында сөйләде.
Журналист-тикшерүче Ева Меркачева хөкем ителгән куркыныч җинаятьчеләр белән очрашып, әңгәмә корып кына калмый, ә бәлки җәза үтәтү системасында берничә мәртәбә җинаять тә ачкан. Аның белән «Казанские ведомости» хәбәрчеләре Карина Кострулева һәм Василина Олейник корган әңгәмәне тәкъдим итәбез.
«Московский комсомолец» басмасы авторы Ева Меркачеваны «тоткыннарның тормыш юлын өйрәнүче» дип атыйлар. Ул гомерлеккә хөкем ителгәннәр утыра торган 7 колониядә булган, андагы җинаятьчеләр һәм колония хезмәткәрләре белән сөйләшкән, кешеләрне төрмә ничек үзгәртүе турында китап язган. Ул бүген – РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, һаман да зонадагыларның тормышын өйрәнүен дәвам итә.
«Миссиям – күрү түгел, сөйләү»
– Россия җәза үтәтү системасын яктыртуга ничек шулкадәр «кереп чума» алдыгыз?
– Нәкъ менә журналист тикшерүләре буенча белгеч булуым һәм тикшерүләр үткәрүем аркасында җәза үтәтү системасын өйрәнүгә кереп киттем.
Бу тикшеренүләрнең күбесе төрмә белән бәйле иде. Чөнки җинаятьчеләр иртәме-соңмы төрмәгә килеп эләгә. Ә соңыннан җинаятьләрнең бик зур өлеше нәкъ менә пенитенциар системаның үзендә үк кылынуы ачыкланды.
Берничә очракны хәтерлим. Төрмә турында тикшерүләр үткәргәч, аларның нәтиҗәләре буенча документаль фильмнар, күп тапшырулар төшерелде. Иң көчле очрак – Брянск колониясендәге тоткынның иреккә чыгарылуы турындагысы. Ул бизнесмен, банкир иде. Үзенең ничек утыруы, андагы хәлләр турында сөйләде. Һәм, зур акчалар бәрабәренә үзенең колония территориясеннән китеп йөри алуы, иреккә чыгып, рестораннарда булулары, хәтта чит илгә чыгуы турында сөйләде. Бер сүз белән әйткәндә, бу материал бик зур яңгыраш алды, шуннан миңа күп яза, сөйли башладылар, шул исәптән, төрмә системасында эшләүчеләр дә.
Миңа калса, минем миссиям – бу хәлләрне күреп кенә калмыйча, кешеләргә бу хакта сөйләү, җиткерү дә.
– Хокук саклаучы буларак, сез тоткыннарның шикаять һәм үтенечләре белән эшлисез. Төрлесенең төрле нәрсәгә зарлануы аңлашыла, шулай да, Россия төрмәләренә хас уртак проблемалар бармы?
– Зар һәм үтенечләрнең күпмедер өлеше шунда урында ук хәл ителә, чөнки күп вакытта алар көнкүрешкә кагыла: докторга алып бармыйлар, матрас бирмиләр һ.б. Проблема хәл ителми икән, прокуратурага, Җәза үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) үзәк аппаратына мөрәҗәгать язабыз. Мин аларның барын да публикация рәвешендә халыкка җиткерәм. Күп вакытта куелган таләптән түгел, публикациядән куркалар.
Россия төрмәләре өчен уртак проблемалар бар. Шуларның берсе – тикшерү изоляторларының (СИЗО) шыплап тулган булуы. Тоткыннар идәндә йоклый, аларга табиб ярдәме күрсәтелми. СИЗО гына түгел, колонияләр өчен дә уртак проблема – медицина ярдәме белән тәэмин ителеш мәсьәләсе. Дарулар җитешми, табиблар күп вакытта үз вазифаларын формаль яктан гына башкара. Тикшерү өчен гади хастаханәләргә тоткыннарны сирәк алып чыгалар. Рәшәткә артындагы кешенең сайлау мөмкинлеге юк.
«Тоткыннарны җәзалау» дигән нәрсә кимемәде. Даими рәвештә кабатланып тора. Әгәр бу система ябык формага күчә икән (без хәзер нәкъ шушы тенденцияне күзәтәбез), җәзалаулар тагын да күбрәк булыр, дип куркам.
– «2015 елда Меркачева Мәскәүдәге бердәнбер хатын-кызлар тикшерү изоляторындагы хокук бозулар турында язып чыкты, шуннан ФСИН җитәкчелеге тарафыннан бу СИЗОда тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә, СИЗО тоткыннарының хокуклары буенча ситуация яхшы якка үзгәрде». Бу – Интернет челтәрендәге сезнең биографиядән алынган өзек. Хокук саклаучылар һәм ФСИН идарәчеләренең үзара хезмәттәшлеген бүген ничек сыйфатлар идегез? Ситуация яхшы якка үзгәрде, дигән вакытлар күп буламы?
– Безнең (хокук саклаучыларның) УФСИН (Җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсе) җитәкчелеге белән үзара хезмәттәшлек иткән бик продуктив вакытлар булды. Шул чорда «Матросская тишина» төрмәсендәге VIP-камераларны яптыра алдык. Андагы начар хәлдәге камералар ябылды. Күп бизнесменнарны пресс-хатадан коткара алдык (төрмә жаргоны, «пресс-хата» – «төрмә камерасы» дигән сүз. Төрмә администрациясе, үзе белән хезмәттәшлек иткән тоткыннар белән берлектә, күңелләренә «ошамаган» тоткыннан кирәкле җавап бирдерү яки «урынына утырту» максаты белән, аңа анда түзә алмаслык шартлар тудыра. – ред. иск.). Гомумән алганда, «пресс-хата» хәзер – сирәк күренеш.
Әгәр Мәскәү турында сөйлибез икән, Мәскәү изоляторларында инде «кыйнау» дигән нәрсә юк. Төбәкләр турында сөйлибез икән, колония башлыгының садист икәнлеген ачыклаган берничә очрак булды. Көтмәгәндә бәйсез тикшерү килеп төшеп, видеоязмаларны алганы, бу очракларның расланганы булды. Шундый берничә садист мондый тикшерүдән соң эш урыннарын югалттылар. Нәтиҗәдә, гомумән алганда, ситуация яхшы якка үзгәрде.
– «Алар бит җинаятьчеләр, ни өчен «аларга шартларны яхшыртам» дип тырышасыз?» – дигән фикер белән еш очрашасызмы?
– Бик күпләр, башкаларның анда эләгәсе килмәсен өчен, төрмәләр куркыныч булырга тиеш, дип саный. Мондый хаталы караш властьта утыручыларда да бар. Бу кешеләр статистиканы белми, дөньяда нәрсәнең ничек булуыннан хәбәрдар түгел, дигән сүз. Беренче чиратта, Россия галимнәренең тикшеренүләре белән таныш түгелләр.
– Россия төрмәсе, аңлашыла ки, ул – җәза. Әмма кешегә төзәлү өчен шанс бирәме ул?
– Тикшеренүләр күрсәткәнчә, төрмәдәге шартлар яхшырак булган саен, кешенең рәшәткә артына кире кайту ихтималы шуның кадәр азрак. Җинаятьчене җәза кырыслыгы куркытмый. Һәм, гомумән, кешеләр җинаятьне җәзадан курыкканга түгел, бөтенләй башка факторлар, әйтик, мораль, аркасында эшләми кала.
«Куркыныч һәм рәхимсез җинаятьләрнең табигатен аңлау мөһим»
– Кансыз җинаятьчеләр, маньяклар белән әңгәмәләр... Андый кешеләр турында сөйләү түгел, искә дә алырга тиеш түгелләр, алар, гомумән, булмаска тиеш, дигән фикер яши. Сез алар белән сөйләшәсез. Эшләре халыкка киң яктыртылган җинаятьчеләрдән кайсылары белән әңгәмә корганыгыз бар? Алар белән сөйләшү нигә кирәк?
– Аларга багышланган «Бетүгә дучар ителгәннәр яңгыры» («Град обреченных») дигән китабым чыкты. Мондый җинаятьләрнең табигатен аңлау бик мөһим. Шушы әңгәмәләр аша җәмгыятьтә бирелә торган сорауларга, үзем биргән сорауларга җавап таптым.
Мин шундый нәтиҗәгә килдем: куркыныч һәм рәхимсез җинаятьчеләрнең берничә категориясе бар. I категория – психик яктан сәламәт булмаган кешеләр, ягъни, куркыныч җинаять кылучылар барысы да – психикаларында тайпылыш булган кешеләр. Куркыныч рәхимсез гамәлләрен алар чир тәэсирендә эшли. Аларны мәҗбүри дәвалануга җибәреп булыр иде, ләкин экспертиза аларны, җинаятьне кылган мизгелләрендә үз акылларында булганнар, дип таба. Кабатлап әйтәм, алар – психик авырулар, үзләре белән сөйләшкәндә моның шулай икәнлегенә кат-кат ышана идем. Нигездә, алар тоткынлыкта деградацияләнәләр.
Башка социаль төркемгә, системага, мәдәнияткә караган маргиналь кешеләр бар – җинаятьне шуның аркасында кылганнар. Алар белем һәм тәрбия алмаган, башка тормыш күрмәгән, якын кешеләре эчкән.
Шундыйларның ачык мисалы – кеше ашаучы Бычков, бәләкәй шәһәрдә яшәп, җинаятьләрен кылып яшәгән. Ул – нәкъ шундый маргиналь гаиләдән. Дөрес, укуын тәмамлаган һәм медбратлыкка укырга да кергән. Медицина училищесында укыган. Бәләкәй, ябык, беркем күрми, игътибар итми торган кеше. Башта шешәдәшләрен үтергән, соңыннан рәттән бөтен кешегә күчкән.
Бычков белән сөйләшүдән шуны аңладым: аның төп теләге – ул да игътибарга лаек икәнлеген исбатлау. Үзен ул Рэмбо дип атый, телевизордан майя кабиләсе турында фильм карагач һәм аларның үз корбаннары йөрәген ашавын күргәч исә, шулай ук эшли башлый. Болар барысы да – маргиналь шәхеснең үзенең яшәргә хакы булуын исбатларга тырышуы турында.
Алар белән әңгәмә кору арабызда шундый кешеләр дә бар икәнлеген аңлау өчен кирәк. Вакытында тиешле ярдәм күрсәтү, шуның белән үзебезне куркынычсыз хәлгә кую өчен кирәк. Балаларыбызның тәрбиясе һәм белем алуына зуррак игътибар бирү, битараф калмау өчен кирәк.
– Мондый сөйләшүләр вакытында сездә курку буламы? Алар белән очрашканда күңелегездә нинди хисләр кайный? Кызганган чакларыгыз буламы?
– Беркайчан да курыкканым булмады. Хис-тойгылар исә төрле. Кызганган чаклар да була, бигрәк тә, 90нчы еллар бандитлары һәм үтерүчеләре турында сүз барганда. Күпләре дингә килгән.
Көнкүреш сәбәпләре аркасында, аффект хәлендә җинаять кылганнарга карата кызгану уянганы бар. Үзләренең ни кылганнарына алар үзләре һаман да ышанмый. Мин бер ир-атны хәтерлим. Ул чукча иде, эчкәч (ә чукчаларга исерткеч бик үзенчәлекле тәэсир итә), ул үзенең юртасына ут төрткән, нәтиҗәдә, утта бөтен гаиләсе янып үлгән. Үзенең бу эшне эшли алмавын, кызын, улын һәм әнисен бик нык яратуын сөйләгән иде ул. Ләкин бу җинаятьне ул кылганлыкка объектив дәлилләр бар, шул дәрәҗәдә исерек булган.
Кызын яклап, кеше үтергән егет тә кызганыч. Сөйгән кызы белән урамда йөргәндә, аларга 3 ир-ат килеп бәйләнә, кызны көчләмәкче булалар. Бу егетнең кесәсендә пычак була, чөнки үзе дә хулиганнар исәбеннән. Ул теге ирләрнең өчесен дә үтерә.
«Галәвиев үзенә игътибар җәлеп итәргә,
яшәргә хакы барлыгын күрсәтергә тели»
– 175нче Казан гимназиясенә һөҗүм итүче янында да булгансыз. Ул – безнең Казан шәһәре, республикабыз өчен әйтеп бетергесез җөйләнмәс яра. Аны экспертиза өчен Мәскәүгә алып бардылар. Хокук саклаучы буларак, сезгә зарландымы? Нинди тәэсир калдырды?
– Илназ Галәвиев белән мин берничә мәртәбә очраштым. Психикасы сау түгел кеше тәэсире калдырды ул миндә. Үз акылында түгел, дип әйтә алмыйм, ләкин психикасында тайпылышлар бар. Кайчакта ул әтәчләнә, сәер сүзләр сөйли башлый. Камерада тимер рәшәткәгә менеп, аска ташлануы турында сөйләгән иде.
Ул да үзенә игътибар җәлеп итәргә, яшәүгә хакы барлыгын күрсәтергә теләгән. Үзенә хатлар килеп җитмәвеннән зарланды. Кайсыдыр мизгелдә Галәвиев үзен «йолдыз» дип хис итә башлаган. Кемдер аңа, социаль челтәрләрдә, аны яклап, төркемнәр җыелуы турында әйткән. Ул үзен хәзерге заманның антигерое итеп хис итә. Үзенең җанатарларыннан килгән хатлар турында сорый башлады.
Ә аның яклылар күп, һәм алар бик үк сәламәт түгелләр. Бер кызның миңа янаганын хәтерлим. Әгәр Галәвиев турында бөтен мәгълүматны хәбәр итмәсәм, аның белән бар да яхшы икәнен күрсәтүче видеолар җибәрмәсәм, проблемаларым булачагын әйткән иде ул. Галәвиевне кызганучы бер кыз, адвокат өчен аңа акча җыярга кирәклеге турында сөйләгән иде. Соңрак ул кыз үзенә полиция хезмәткәрләре килүе турында язды, социаль челтәрләрдән эзләп тапканнар.
– Галәвиев кебекләргә табынучылар булуы – бик сәер һәм куркыныч күренеш. Чатларда берләшеп кенә калмыйча, аларның аны яклар өчен акча да җыюларын беләм. Һәм мондый табынучылар бер аныкы гына түгел икән. Сез Битцевский маньягы Пичушкин турында язган идегез. Сезнеңчә, бу җанатарлар нигә мондый кешеләрне сайлый?
– Сәламәт булмаган кызыксыну. Аларның үз проблемалары бар. Андый кешеләрне анализлап, портретларын төзесәк, әйбәт булыр иде, дип уйлыйм, чөнки алда ни буласын кемнәр белгән?
«Көтеп яшәүче хатын-кызлар тоткыннарга хат яза,
үзләрен яратуларын телиләр»
– Тоткыннарга хатлар язучы хатын-кызларны ничек аңларга? Ахыры хәерле тәмамланган андый вакыйгаларны беләсезме?
– Хатлар язучы хатын-кызлар турында беләм. Тоткынлыктагы кешенең вакыты күп, хатын-кызга аны күпләп бирә ала, ә ярату җитмәгән хатын-кызга нәкъ менә шул кирәк тә.
Әлбәттә, ниндидер хәл турында ишеткәч, кызганып, ярдәм итәргә теләүчеләр дә бар. Храмга йөрүче бик күп хатын-кызлар да рәшәткә артындагыларга хат яза – мәхәббәт хатлары түгел, рухи ярдәм күрсәтеп.
Ахыры матур тәмамланган берничә очрак – иреккә чыккач, язышып торган хатынга өйләнгән ирләр дә бар. Уңышсыз тәмамланган очраклар да бар.
Күптән түгел генә бер ханымны очраттым, элек ул тикшерүче булган. Төрмәдә утырган бер егеткә озак вакытлар ярдәм иткән. Алар егет әле рәшәткә артында вакытта ук өйләнешәләр. Уртак 3 балалары бар. Күптән түгел очратып, хәлләрен сораган идем. Ире аны 3 бала белән ташлап китүен сөйләде. Югыйсә, үзе – искиткеч матур хатын, бик белемле.
Бу ирләр алар каршында ниндидер җаваплылык тояр, дип уйлап, хатын-кызлар бик ялгыша.
«Бу кешеләр агрессив һәм рәхимсез,
һәм аларның үзләрен ничек тотасын алдан белеп булмый»
– Махсус хәрби операциягә китәргә карар кылган тоткыннар белән күрешкәнегез булдымы? Җинаятьне шул рәвешле йолу юлына ничек карыйсыз?
– Тискәре карыйм, алар бит зыян күрүченең моңа ризамы-юкмы икәнен сорамыйлар. Әйтик, җинаятьче бер ананың улын үтергән, 15 ел биргәннәр. Ә соңрак аның 1 елдан хәрби операциягә киткәнен белә ана, һәм сорый, ә минем улым өчен кем җәза алачак соң, дип.
Бу агрессив һәм рәхимсез кешеләрнең үзләрен кайчан ничек тотасын белеп булмый, шуның өчен дә тискәре карыйм.
Чынлап уйлап караганда, аның минуслары бик күп. Законнарны гамәлгә кую даирәсендә бу хәлләр әле бер тапкыр гына калкып чыкмас. Чөнки төгәл ачыклык юк, ни өчен берәүне җибәрәләр, берәүне юк – аңлашылмый.
Мин хәзер колонияләрдә тоткыннарны кыйнау турында хәбәр иткәннән соң надзирательләргә карата җинаять эше ачуларын, ә соңыннан бу кешеләрне үзләренең ризалыгыннан башка операциягә җибәрүләре турында сөйли алыр идем. Әгәр кешене чыгарып ташлыйлар икән, димәк, аңа карата эш тә юк, дигән сүз.