Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фән Вәлиәхмәтов: “Татар булып тугач, бүтән кеше булып үлә алмыйм бит инде!”

27 март көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның юбилеена багышланган концерт узды.

news_top_970_100
Фән Вәлиәхмәтов: “Татар булып тугач, бүтән кеше булып үлә алмыйм бит инде!”
Абдул Фархан


“Белгәннәремне әйтеп калдырыр идем”


Концерт алдыннан Фән Вәлиәхмәтовның үзе белән аралашып алдык. Фән абыйның һәр нәрсәгә үзенең төгәл фикере бар, шуңа җаваплары да төпле, кызыклы.

Бу юбилей кичәсе ел ярым элек үтәсе иде. Коронавирус булу сәбәпле, аннан үзем чирләп китеп, шулай сузылды да сузылды. Аннан аптырап, Татар конгрессына мөрәҗәгать иттем, алар инде “Оештырабыз, Фән абый”, диделәр. Алар ярдәме белән шушы көнгә килеп җиттек. Сәхнәдә портрет кырыенда 70+ дип куйдым инде, хәзер җитмеш дип кенә булмый бит, - диде Фән Вәлиәхмәтов.

Концертка кемнәрне чакырдыгыз?

Башкортстаннан бик күп популяр җырлар авторы Зифа Нагаева котларга килде, Вәлит Илембәтов белән Алмаз Хәмзин концертны алып барачак. Чын дуслар монда. Зәйнәп – күрше авыл кызыбыз. Бөтенесенә зур рәхмәт. Алар чын иҗатчылар, бөек иҗатчылар. Күп артистларның борыннары күтәрелә, җырларына халык кул чапса, әллә кем булып китәләр, шундук йолдыз булып һавага менеп китәләр, ә болар андый түгел. 

Юбилейны Татарстанда үткәрү хыялы күптәннән бар идеме?

Әйе, хыялым күптән бар иде. Мин Башкортстанда яшим бит инде, анда әле үткәрмәдем. Алга таба Башкортстан шәһәрләрендә дә концерт оештырырга исәпләп торабыз. Халык җыю авыр хәзер, артистлар күп. Элек без әз идек, кадерле идек. Мин бөек җырчы Фәридә Кудашева төркемендә эшли башлаган идем, алар белән йөреп, халыкка танылдым. Анары бездә кеше көлдереп йөри торган “Кәтүк-Баганай” бригадасы бар иде, анда күп еллар эшләдем. Аннары үземнең “Моңнарыма кайтам” дигән бригадамны оештырдым. Башкорт дәүләт филармониясендә сенсация булды ул, моңарчы гел башкорт концерт бригадалары гына булган җирдә татарчаны оештырдык. Халык бик теләп йөрде. Шуннан төрле сәбәпләр чыкты, мин Чаллыга күчеп киттем, анда пенсия яшенә кадәр яшәдем. Без җырчылар 25 ел җырласак, пенсиягә чыгабыз. Тальян белән дә 25 ел җырлаганмындыр, 52 ел хәзер мин сәхнәдә – ике пенсия.

Ничек уйлыйсыз, тальян уйнап җырлауда дәвамчыларыгыз бармы?

Дәвамчылар булсын дип, 2014 елны “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” дигән бәйге оештырдык, менә анда ике гран-при алган егетне концертка алып килдем.

Хәзер яшьләр арасында тальянны популярлаштырып буламы?

Аны популярлаштырыр өчен, мин аны гел әйтәм инде, башта камил рәвештә саф татар телендә сөйләргә өйрәнергә кирәк. Моңлы җырлар җырлый беләсе. Шунда гына, гармунда уйнап, үзебезнең халык моңнарын күңелеңдәгесе белән бергә баетып, сәхнәгә, халыкка чыгарга кирәк. Андыйлар әле офыкта, минем карамакта, ни кызганыч, күренми. Бар алар, үтеп китүчеләр генә…
Ул бик күп нәрсәне үз эченә алган хезмәт. Монда уйнарга да кирәк. Начар уйнап, әйбәт җырлап булмый, һәм киресенчә. Уйнавың да, җырлавың да әйбәт, тавышыңда моң булырга тиеш. Безнең халыкта моң дигән әйбер бар. Моңсыз кешенең тальянда уйнавы халыкның йөрәгендәге иң нечкә кылларын кыймылдата алмый. Монда сихри, үзеңә генә хас, беркемдә дә кабатланмый торган моңың була, менә Илһам абый, Әлфия апалар, Флёра Сөләйманова, Таһир Якупов, Габдулла Рәхимкуловныкы кебек. Алар бармак белән генә санарлык. Аларны ишетү белән кем җырлаганын беләсең. Ә хәзергеләрне аңлап булмый бит. “Әнә бер көтү кызлар җырлый инде шунда, бер көтү малайлар җырлый”, - диясең дә куясың, исемнәрен дә белмисең. Бу әйбер кызганыч. Бөек баянчыбыз Рамил Курамшин әйтмешли, алар – татар сәнгатенә, безнең җырларыбызга “Ясин” чыгучылар, җеназа укучылар. Мин аның белән килешәм, бу сүзләр шул хәтле тәңгәл килә. 

Димәк, бу Сезнең хәзерге татар эстрадасына карата фикерегез?

Шундыйрак. Без бит инде олы буын хәзер. Бар ул, баянчылар бар. Менә әле Булат Шәрипов сыздыра гына, үзе моңлы, яшь булса да, матур итеп уйный. Техникасы да әйбәт, консерватория күренеп тора инде. Айнур Моратов бар, болар мин хөрмәт иткән егетләр. Мин Рөстәмнәр, Ринатларны әйтмим дә инде, алар – легенда. Баянчылар бар, тик тальянда уйнап, җырлаучылар юк. Мин туктасам, бу әйбер дә туктый.
Чаллыга килүнең сәбәбе – миңа Минтимер Шәрип улы: “Монда сәләтле балалар күп, син үзең шушы уйнап җырлау сәләтеңне берәр балага тапшыра алсаң, бик әйбәт булыр иде, безнең милләткә шушы кирәк”, - диде. Ни гаҗәп, ун ел Чаллыда яшәдем, берәү дә килмәде. Бәлки, туар берәр вундеркинд, бирсен Ходай, милләтебез баесын.
Бездән соң да бу һөнәр дәвам итсен иде, милләтебез җырга-моңга, бигрәк тә моңлы җырларга, халык җырларына, сирәк ишетелә торган җырларга мөрәҗәгать итсен иде. Без инде әкрен генә арткы планга күчеп барабыз, ничек әйтсәң дә, картлык – шатлык түгел. Өйрәтеп калдырырга мөмкинлегем бар, репертуарда җырлар күп. Мин үземне дә әллә кем димим. Теләп, минем әйткәнне аңлап, сеңдереп баручы булса – шундыйларга белгәннәремне әйтеп калдырыр идем. Үзем белән алып китсәм, бетте бит – юк ул. 

Күңелегезгә иң якын җырыгыз бармы?

Иң якыны – үзем эшкәрткән “Герман җыры” инде. Илһам абый белән бер Сабантуйда бергә чыгыш ясарга туры килде. Илһам абый тыңлап утырды, халык кул чаба, елаучылар да бар, олы кешеләр бигрәк тә. “Энем, бу җырың әле Җир шарында соңгы бомба, соңгы пуля бетми торып, отставкага чыкмаячак”, - дигән иде ул. 

Үзегез милләт җанлы кеше, балаларыгыз, оныкларыгыз да татарча сөйләшәме?

Сөйләшәләр, Аллага шөкер. Аларны әзрәк чыбыркылабрак карыйсы, юкса шундук русчага кереп китәләр. 

Музыка белән шөгыльләнүчеләре юкмы?

Шөгыльләнмиләр, минем хатын бик катгый торды. “Бер үк атагыз, бабагыз кебек артист булып, хатын-кызның күңелен төшереп яшәмәгез. Хатыннарыгызны бәхетсез итмәгез. Гомер буе көтеп яшәдем бабагызны, атагызны. Нинди генә сүзләр ишетермен икән дип көтеп”, - диде. Хәзер аның белән илле елга якын яшибез инде, түзде, төрле чак булды. Түземлеге өчен һәйкәл куярлык хатын дип әйтәм мин аны үзем дә. Аңа нинди генә сүзләр җиткермәделәр. 
Фән абый бу темага концерт вакытында да берничә сүз әйтте:

 Фәнир дустымның бер җырын тәкъдим итәм. “Җыр әткәйләр турында, акыллы, тәртипле, эшчән, “гуляйть” итми торган әтиләр турында”, - дип әйтеп тә бетердем бер авылда, “Юкны сөйләп торма, андый ир-ат бармыни?” – дип кычкыра берәү. Мин әйтәм, менә сезнең алдыгызда шундые басып тора, - дип сөйләде сәхнәдән Фән Вәлиәхмәтов һәм “Ипле ирләр бик сирәк...” дип җыр сузды.


Айгыр урынына конверт


Әлеге җырның авторы, композитор, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнир Галимов сәхнәдә дусты Фән Вәлиәхмәтовны акчалата бүләкләде.

Бездә инде юбилее булган кешегә айгыр бирәләр, без җитмешне үткәч айгырга атланып йөри алмас дидек. Шуның өчен иҗатташ дуслар, авылдашлар белән дүрт конверт җыйдык. Шушы конвертларны ат урынына тапшырабыз, монда атлык кына бар бугай, - дип шаярды ул.


Концертта тагын Зифа Нагаева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Алмаз Ишморатов катнашты. Шулай ук 2014 елдан бирле ике елга бер тапкыр үткәрелә торган Фән Вәлиәхмәтов исемендәге “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” бәйгесендә җиңү яулаган Вафа Мәүлетов һәм Илнур Газизов та тальяннарында уйнап җырлады. Тальян моңын һәм аларның тавышын тамашачылар бик ошатты, залдан “Афәрин, браво” сүзләре яңгырады.


Күпчелек җырлар музыкантлар яңгыраткан көйләр белән яңгырады. Гитарада Илгизәр Хәсәнов, клавишта Таһир Яруллин, баянда Булат Шәрипов һәм Айнур Моратов уйнады.
Миңа Фән Вәлиәхмәтовның үзенең тальянда уйнап җырлавы җитмәде, тагын чыгып җырласын иде дигән теләк калды.
Концерт ике телдә алып барылды: Алмаз Хәмзин татарча сөйләде, Вәлит Илембәтов – башкортча.
Юбилей концертында ике республиканың халык артисты Фән Вәлиәхмәтов Татарстанның мәдәни, рухи мирасын саклауга һәм баетуга зур өлеш кертүе өчен ТАССРның 100 еллыгы медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты указына нигезләнеп бирелгән медальне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.  Бөтендөнья татар конгрессыннан истәлеккә самавыр да бүләк итте.

Фән Вәлиәхмәтов хәзерге вакытта туган ягы – Башкортстанның Шаран районында яши. Концертта Шаран районы татар конгрессы рәисе Зәбир Сәләхов та чыгыш ясады. “Районда татар иҗтимагый үзәгенең, татар конгрессының нинди генә чарасын әзерләсәк тә, Фән абый иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза, үзенең киңәшен бирә”, - диде ул. Чарага килә алмаган район башлыгы Фидан Ишемгулов исеменнән дә мактау сүзләре язылган папканы һәм конвертны тапшырды.

“Татар булып тугач, бүтән кеше булып үлә алмыйм бит инде”


Фән Вәлиәхмәтов моңа кадәр биргән интервьюларында Башкортстан татарларын башкорт дип язарга тырышканнарын, тик ул үзен һәрвакыт татар дип атаганын әйткән
Фән абыйга “Татар дип, милләтне әйтмичә калсам, яхшырак булыр иде дигән мизгелләр булмадымы?” – дигән сорауны да бирдем.

Мин әнкәйгә охшаганмын, ул туп-туры телле иде. Шундук бәреп әйтәм. Аның каравы, күңелдәгесен әйтеп куясың да, яңадан йөз якты, эчтә бернәрсә юк.

Башкорт милләтчеләре арасында кыенлыклар китерүчеләр булмадымы?

Бик күп булды, барысын да әйтеп бетереп булмый. Мине инде нинди сүз әйтер икән дип күзәтеп торалар. Татар булып тугач, мин чувашмы, маримы, бүтән кеше булып үлә алмыйм бит инде. Тегендә ата-бабалар каршы ала ди. Алар алдында ничек җавап тотарсың? Нинди милләттә булгансың, шул милләт белән яшә, шул милләт белән бу якты дөньядан китәргә язсын – бу минем кредо. 

Төрле үпкәләр, кыерсытулар милләтчеләр тарафыннан буладыр, ә гади башкорт халкы үзегезне татар булсагыз да кабул итәдер.

Әйе, менә монда да башкорт егетләре бар. Алар мине яратмаса, кабул итмәсә, килер иделәрмени?

Концертка керә алмаучылар


Юбилей кичәсе барышында Алмаз Хәмзин бу концертны әле тагын куеп була дип сүзен башлаган иде, “Әйе, тышта халык калды бит”, - диде Вәлит Илембәтов. Чыннан да, филармониягә әлеге концертка кайбер кешеләрне кертмәүләре билгеле булды. 
Концертка керү ирекле иде, Бөтендөнья татар конгрессы чакыру билетларын Ветераннар советы вәкилләренә тараткан. Филармония сакчылары әйтүенчә, оештыручылар карап бетермәгән, аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан, чөнки зал тулган, ә чакыру билетлары булган кешеләр тышта калган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров аңлатуынча, керү ирекле булгач, кайбер кешеләр, танышларыннан концерт булуы хакында ишетеп, чакыру билетыннан башка гына кергән, шуңа күрә бөтен кешегә дә урын җитмәгән.
Концерт башланганда балконда әле берничә буш урын бар иде, тик аңлавымча, урамда керә алмыйча калган кешеләр саны буш урыннар саныннан артык булган, шуңа күрә урамда калган халыкны кертә алмаганнардыр, мөгаен. Ничек кенә булмасын, Фән Вәлиәхмәтов җырлавын тыңларга дип, шәһәрнең икенче башыннан килүчеләрнең керә алмыйча калуы кызганыч. Шунысы куанычлы, Фән Вәлиәхмәтовны күрергә, тыңларга теләүчеләр шактый булып чыкты, ул әле дә популяр һәм тамашачы тарафыннан көтеп алынган җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 март 2022
    Исемсез
    Фән абый молодец ул. Хәзер андый бер җырчы да юк. Тавышлары юк, фонограммага укереп я чинап йорилэр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100