Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фән Вәлиәхмәтов Руслан Кираметдинов турында: «Киләчәге бар»

news_top_970_100
Фән Вәлиәхмәтов Руслан Кираметдинов турында: «Киләчәге бар»
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Җырчы Руслан Кираметдинов Казанда узган концертына Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны чакырган. Олпат җырчыны урындыкка утыртып җырлатканнар. Аның егылып аягын имгәткәне билгеле, ныгытып басып тора алмый әле.

Тамашачы белән очрашуына Фән Вәлиәхмәтовның бик тә күңеле булган. Русланга кат-кат рәхмәтләрен әйтеп: «Бәхетле булсын гомерләрең. Ярты ел ятканнан соң урынымнан кузгатып алып килдең. Рәхмәт сиңа, тамашачылар белән күрешкәч, күңелем булып китте. Бәлки, тиздән аякка да басармын әле, Аллаһы теләсә», – дигән ул.

Ахырдан да Фән Вәлиәхмәтов Русланга үзенең югары бәясен һәм хәер-фатихасын биргән.

«Руслан энекәшкә зур уңышлар! Популярлыкның иң пигына барып җитсен. Халык ярата, тавышы матур. Мин инде, өлкән буын җырчы буларак, шундый бәя бирәм аңа – Русланның киләчәге бар», – ди ул.

Фән Вәлиәхмәтовны тамашачы сәхнә артына аягүрә алкышлап озаткан.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 октябрь 2023
    Исемсез
    Молодец Руслан, олпат жырчыны зурлаганын очен Аллахы Тэгалэ узенне зурласан, юллар да исэнимин йорегез!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100