Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фән абый, моңлы кошыбыз, 3 көн элек кенә тормышны яратып яшәвең турында әйттең бит...»

news_top_970_100
«Фән абый, моңлы кошыбыз, 3 көн элек кенә тормышны яратып яшәвең турында әйттең бит...»
Рамил Гали

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов әле 9 октябрь көнне генә Башкортстанның Тәтешле районында, халык шагыйре Әнгам Атнабаев истәлегенә узган хәтер кичәсендә чыгыш ясаган булган. Бу хакта җырчы Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина мессенджерларда яза.

«Ышанмыйм, ышанмыйм. Фән абый, моңлы кошыбыз. Дөрес түгелдер… 3 көн элек кенә кулларыңда тальян, йөрәгең тулы моң булу, тормышны яратып яшәвең турында әйттең бит. Атнабайның хәтер кичәсенә килгәндә каршыңа йөгереп чыгып, кулларыңнан тотып керттем. Син һәрвакыттагыча шаян, көләч идең. Ай Аллам икән.

Аллаһның рәхмәтендә була күр, Фән агаем. Әтиемнең «Мәк чәчәге» аша йөрәк түребезгә кергән җырчыбыз безнең. 3 көн, 3 көн элек кенә Тәтешле халкын сокландырып, тальянда уйнап киттең бит, Фән агаем.

Хәләлеңә, балакайларың – улларыңа, якыннарыңа сабырлыклар бирсен Ходаем», – дип яза Фирүзә Ибәтуллина.

Фән Вәлиәхмәтовның әлеге кичәдә, Тәтешле сәхнәсендәге соңгы чыгышын «Тулпар» журналының «ВКонтакте» сәхифәсенә куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100