news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Файрушини»: Сара Садыйкова Чаллы җырчысына ничек итеп итальян фамилиясе биргән

news_top
«Файрушини»: Сара Садыйкова Чаллы җырчысына ничек итеп итальян фамилиясе биргән
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

1 ноябрьдә күренекле татар җырчысы һәм татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ композитор Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулды. Чаллының №2 музыка мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән, хәзерге вакытта Чаллы татар драма театры хормейстеры булып эшләүче Әнәс Фәйрушин да легендар композитор белән яхшы таныш булган. Яшь вакытында аңа Сара ханым белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхете елмая. Әнәс Фәйрушин Сара Садыйкова турында истәлекләрен «Челнинские известия» газетасына сөйләгән.

Әнәс Фәйрушин

Фото: © Чаллы Татар драма театры, nabchelny.ru

Аның Сара Садыйкова белән беренче очрашуы 1966 елда Минзәләдә була. Бу вакытта Әнәс Фәйрушин биредә артистканың иҗади кичәсен оештыручыларның берсе һәм катнашучы була.

«Мин ике җыр җырладым, һәм сәхнә артында мине аңа тәкъдим иттеләр. Сара ханым гаҗәпләнде: «Минем иҗатымны каян шулай яхшы беләсең, җаным?» – дип сорады. «Җаным», «акыллым» сүзләре аның сөйләмендә гел булды һәм ул яхшы мөнәсәбәте белән үзенә җәлеп итә иде. Соңыннан без бергәләп республика районнары буенча гастрольгә киттек», – дип исенә ала Әнәс әфәнде.

Әнәс Фәйрушинның иң якты һәм җылы истәлекләренең берсе Сара ханымның юмор хисенә бәйле. Әнәс әфәнденең фамилиясен белеп алгач, Сара Садыйкова: «Итальянча Файрушини булып яңгырый», дип шаярта.

«Чын артистканың озын-озак иҗат гомере таң калдыра: олы яшенә дә карамастан ул сәхнәдә үзен искиткеч тота, гаҗәеп опера тавышына ия иде. Тормыш яратучан, нәзакәтле, һәрвакыт матур киенде, бервакытта да калфагын салганы булмады», – дип сөйли Әнәс әфәнде.

Актаныш районындагы авылда тагын бер кызыклы очрак була. Артистлар һәм тамашачылар клубка җыела, ә Сара ханым һаман юк та юк. Аны алырга ул тукталган өйгә баралар. Бүлмәдә ике әби утыра, ә Сара ханым йоклый икән. Әбиләр кунакны уятманы сорый, янәсе, күптән түгел генә йоклап киткән. Баксаң, Сара ханым бу әбиләргә көне буе тальян гармун уйнаган, мөнәҗәтләр җырлаган, Коръән укыган булган. Шулай да, Сара ханымны әкренләп кенә уятырга туры килә.

2000 елда Чаллыдагы Концерт залына Сара Садыйкова исеме бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар