«Фаилнең «дед инсайд»ка әйләнүе: хәзерге яшьләр нинди телдә аралаша?
Инглиз теленнән кергән сүзләрне яшьләр актив куллана башлады. Сленглар безнең татар телебезгә үтеп кереп, әдәбиятыбызга тәэсир итәрме?
Миңа калса, яшьләр арасында чиста татар телендә сөйләшүчеләр аз. Аралашканда еш кына татарчага рус сүзләре өстәлергә мөмкин. Шулай ук, соңгы арада инглиз теленнән кергән сүзләр дә актив кулланыла башлады. Урамда барганда, ялгыш кына яшьләрнең сөйләшүенә колак салсаң, сүз нәрсә турында барганны аңламыйсың.
Социаль челтәрләрдә кыскартып язылган «спс» (спасибо), «пж» (пожалуйста), «рхт» (рәхмәт) сүзләр инде модада түгел. Аларга алмашка башка «мода» сүзләре керде. Мәсәлән, яшьләрнең сленглар кулланып аралашкан диалог мисалы:
Тәрҗемә:
Кичәге Фаил бигрәк ямансу кеше инде.
Нигә алай дисең? Башта сүзеңне дәлиллә.
Күрмисең мени? Бу бит зәһәр күренеш.
Әлеге аралашуның эчтәлеге шулайрак яңгырый. Өстәмә сүзлексез аңларга мөмкин түгел. Алга таба да шулай аралашу туган телебезгә нинди йогынты ясар? Саф татар телебез шулай «чуарланыр»мы? Бу хакта галимнәр фикерен сорадык.
«Яңа сүзләр барыбер модада кала»
Әлфәт Закирҗанов – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы. Ул сленгны гадәти күренеш дип саный.
Әлфәт абый, ничек уйлыйсыз, ни сәбәпле татар һәм рус телендә инглиз сүзләре арта?
Яшьләр арасындагы төрле сүзләргә, сленгларга артык игьтибар иткәнем, махсус өйрәнгәнем юк. Тик ишеткәнем бар. Рус һәм татар телләрендә инглиз сүзләренең артуын мин дөньяви глобализация дип саныйм. Телибезме-теләмибезме, телләр кулланылышында уртак сүзләрнең арта баруы өстенлекле төс алыр кебек тоела.
Бу – вакытлыча гына күренеш түгел, димәк?
Миңа калса, арта гына барачак.
Ник башка телләрдән сленглар керми ул? Мисал өчен, төрекчәдән.
Төрек телендә уйлап табылган мөнәсәбәтне яисә күренешне белдергән сүзләрнең кулланыш даирәсе аз. Инглиз телен кулланучылар күбрәк, һәм ул, үзеннән-үзе, бер кешедән мең кешегә, мең кешедән миллион кешегә тиз күчә. Ә төрек теле биш кешедән егерме кешегә күчкәндә, теге 90 процент инде ул яңа сүзне кабул итеп бетергән була. Кайсы тел өстенлекле, аның сүзләре башкаларга үтеп керәчәк. Соңгы 50 елда рус теленнән татар, чуваш, мордва теленә меңләгән сүз үтеп керде.
«Юлдаш» газетасында «тиливизыр», «кылуп» дип, рус теленнән кергән сүзләрне татарчалаштырып язулар булды. Инглиз сүзләре дә шулай татарчалашырмы?
Үз вакытында калькалаштыру процессы әкренләп барган. Хәзер аралашу тиз бара. Шуңа халык тарафыннан яңа сүзләр тизрәк кабул ителә. Яшьләр аралашуына бәйле яңа сүзләр барлыкка килә икән, ул сүз үзгәрешсез күчеп барачак. Ул сүзне үзебезгә яраклаштыру белән беркем шөгыльләнми. Ул ничек итеп табылган, шулай күчә бара. Мисал өчен, заманында гаять популяр булган «перестройка» сүзе татарга да, инглизгә дә шул килеш кереп китте. Ул сүз дөньякүләм яңгыраш алды. Яңа сүзләр барыбер модада кала. Аннан качып булмый.
Әдәби әсәрләрдә яңа сүзләр кулланыла башладымы?
Әйе. Мин моңа Зөлфәт Хәкимнең соңгы романын укыганда инандым. Анда сугыш вакытындагы вакыйга белән төп геройның бүгенге көндә Германиядә дәвалану күренеше бирелә икән, шуңа нисбәтле медицина терминнарында яңа сүзләр табылган, һәм ул аларны кертеп җибәрә дип хәтердә калган. Әгәр автор яшьләр мөнәсәбәтен сурәтли икән, аның герое шул заманнан артта калмаска тиеш. Яңа сүзләр куштырнаклар эчендә бирелә. Әгәр геройның характерына туры килә икән, автор чит ил сүзләрен кулланачак. Ул аннан читкә китә алмый. Тукта, әби-бабай сүзен кулланыйм әле дисә, герой уңышлы килеп чыкмас иде. Аның герое безне ышандырырга тиеш. Яңа сөйләм әдәбиятта кулланылачак, әмма геройның характерын ачып бирү өчен генә. Әдәбият татар теленең рухын, көчен, иманын саклап калыр, дип уйлыйм.
«Европа сүзләренең басым ясау көче артуына карамастан, телебез сакланып калыр»
Профессор, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин телләрнең үзенчәлеге исәпкә алып фикер әйтте.
«Тел – ул катып калган күренеш түгел. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, үсештә һәм яңа сүзләр исәбенә байый. Мәсәлән, гарәпчәдән «мәктәп», «каләм», «китап», «мәгариф» сүзләре кергән. Бүген беркем дә «Ник без чит ил сүзен «китап»ны кулланабыз?» дип тавыш чыгарып йөрми. Без «революция», «телевизор», «телефон» сүзләрен кулланабыз, чөнки яңа күренешләр, технологияләр, предметлар барлыкка килә. Аларга кушылган исемнәр турыдан туры яки рус теле аша безгә килеп керә. Киләчәктә алар татар теленең сүз байлыгының бер өлеше булып кала», –дип сөйләде ул.
Васил Гарифуллин сленглар вакытлыча күренеш булмавын әйтте. «Бер чорда француз сүзләре өстенлек иткән, бер чорда инглиз теле. Дөнья глобальләшүенә бәйле рәвештә, Европа сүзләренең басым ясау көче арта. Шуңа да карамастан, телебез сакланып калыр, дип уйлыйм», – диде ул.
«Халык сүзне кабул иткән очракта гына, ул сүзлекләргә керә, әдәби нормаларда беркетелә»
Васил Гарифуллин безгә сленглар һәрбер чорда да булганын әйтте.
«Без дә яшь чакта сленг белән сөйләштек. Студент чагында «стипа» (стипендия), «зачетка» (зачётная книжка) дия идек. Яшьләр сүзләрне кыскартып, заманчалатып, чит илнекен кулланып аралаша. Ул – аларның үзенчәлекле теле. Картларның сүз байлыгы бүтән төрлерәк. Һөнәр ияләренең профессионализмнары, төрмәдә утыручыларның үз жаргоны, яшьләрнең сленгы бар. Яшьләр үскәч зурларча сөйләшә башлаячак», – дип сөйләде ул.
Васил Гарифуллин сленгларның әдәби телгә дә үтеп керүен әйтте. «Немец телен өйрәнгәндә мин романнар укый идем. Анда шулай ук аңлап булмаслык яшьләр сөйләме бар. Сүзлекләрдә тәрҗемәсе булмагач, астөшермәдә сленгның аңлатмасын укый идем. Мин шунда немец телендә нинди сленглар барлыгын белдем. Әгәр син яшьләр генә куллана торган сүзләрне язмасаң, әсәрең ясалма килеп чыга. «Лол», «кринж» кебек сүзләр әдәбиятта кулланылачак, әмма әдәби норма буларак түгел. Бәлки, заманында кереп киткән яңа сүзләр кебек, әдәби норма буларак та саналыр. Әгәр сүзнең татарчада уңышлы варианты табылмый икән, чит ил сүзләре кулланыла. Бу табигый әйбер. «Республика»ны «җөмһүрият» диеп карадылар. Барыбер сүз үз вариантын саклый. Халык сүзне кабул иткән очракта гына, ул сүзлекләргә керә, әдәби нормаларда беркетелә», – дип йомгаклады ул.
«Сленгларны куллану – олыгаю процессының бер этабы»
Яшьләрнең ни сәбәпле яңа сленглар белән аралашуга тартылганын үзмәшгуль психолог Лия Шаһабетдинова аңлатты.
Аның сүзләренчә, чит ил сүзләрен куллану һәр яңа буында да популяр булган. «Хәтта Пушкинның әсәрләрендә дә француз сүзләре күп. Ул чорда француз телен белү халык тарафыннан хупланган. Вакыт үзгәрсә дә, хәзерге заман яшүсмерләренә үз даирәсен булдыру кирәк. Өлкәннәр аларга кызык түгел. Алар төрле ысул белән ата-аналарыннан аерылып торганын күрсәтергә тырыша. Бу музыка, кием-салым, тел ярдәмендә булырга мөмкин. Безгә мондый яшь үзгәрешләрен кабул итүе авыр, әмма бу психиканың формалашуының мәҗбүри һәм кирәкле этабы. Аны инкарь итәргә ярамый», – диде Лия Шаһабетдинова.
Психолог фикеренчә, вакыт узгач, яшьләр формаль аралашу манерасын үзләштереп, зурлар җәмгыятенә җайлаша башлый. «Зурларга сепарациянең кирәге юк, шуңа күрә алар яшүсмерләр сленгын кулланмыйча, формаль телдә сөйләшә. Шулай итеп, инглиз теленнән кергән сүзләрне куллану - олыгаю процессының бер этабы гына», – диде ул.
Яшьләр телендә еш кулланылган сленглар:
- Кринж – начар вакыйгага карата оялу хисе. Бу хистән тизрәк качасы килә. «Испан хурлыгы»ның синонимы.
- Рофл – инглиз телендә «егыла-егыла көлү» дигәнне аңлата.
- Дединсайд – 2021 елның җәендә бу гыйбарә үз эмоцияләренә чумган, бернәрсә белән дә кызыксынмый һәм гел моңсу кешеләрне аңлата башлады.
- Пруф – исбатлауга нигезләнгән сүзләр.
- Краш – гүзәллек объекты. Сленг инглиз телендә «җимерү, вату» дигәнне аңлата. Беренче карашка бу сүзнең романтик хисләр белән бернинди бәйләнеше юк, тик сүзнең мәгънәсен чагыштырсаң, ул йөрәкне «ватучы» кеше икән.
- Треш – инглиз телендә «чүп-чар» дигәнне аңлата.
- Шипперить – уйлап чыгарылган персонажлар яки реаль кешеләрнең романтик мөнәсәбәттә булуларын күз алдына китерү.
- Агриться – ачулану.
- Чиллить – күңел ачу.
- Дропнуть – берәр нәрсә белән шөгыльләнүдән туктау.
- Шеймить – оят, хөкем итү.
- Вайб – атмосфера яки кәеф.
- Жиза – гомер, язмыш.
- Крипово – куркыныч.