news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фаил Гыймадов: «Туган өйне бикләп киткән идек...»

news_top
Фаил Гыймадов: «Туган өйне бикләп киткән идек...»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Болгар» радиосы алып баручысы Фаил Гыймадов «Ирек мәйданы» газетасына туган нигезе турында сөйләгән:

– Авылга кайтып килдем. Туган йортны бикләп киткән идек. Эт, песи, тавыкларны туганнарга биреп калдырдык. Белгәнегезчә, 29 февральдә әтиебез арадан китеп барды бит... Әни ел ярым элек вафат булган иде. Гомер буе әти-әни карамагында яшәгән этебез дә якыннарыбызда 2 атнадан соң үлде. Әрвахлар үзе белән алып китә, диләр бит.

Авылда бәрәңгене чыгарып калдырдым. Авылдашым булышты. Йорт буш булгач, күңелдә дә бушлык, сагышлы хисләр. Радиода эш бара. Ураза тотам, ифтарларга еш чакыралар, Коръән укыйм, – дип сөйләгән Фаил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар