Татарча проектлар сценаристы, юморчы, алып баручы Фаил Баязитов гаиләсендә куанычлы вакыйга – алар тормыш иптәше белән тәүге тапкыр әти-әни булганнар. Баязитовлар гаиләсендә ир бала дөньяга килгән.
Фаил үзенең социаль челтәрләрендә улы белән тормыш иптәшен бәби тудыру йортыннан каршы алган күңелле мизгелләрне күрсәтә. Татар теле дип янып яшәүче егет, хәтта, бәби каршылаганда да башкалардан аерылып торган. Бәби тудыру йортына, гадәттәгечә, шарлар, чәчәкләр тотып кына кына килмәгән. Сабыйны аларның якыннары һәм дуслары составындагы чын иҗади төркем каршылаган. Гармунчылары да, җырчылары да, биючеләре дә үз араларында. Җырчы Рамил Закиров яшь әти-әнигә «йокысыз төннәр башлану» турындагы кызыклы такмакларын җырлап биргән. Бу күңелле тамашаны шәфкать туташлары һәм башка бәби каршылаучылар кызыксынып күзәткән.
«Бисмилләһ! Улым кайтты! 07.03.2026. Яңа кеше дөньяга аваз салды. Истәлеккә калсын әле. Шатлыгыбызны уртаклашучыларга бик зур рәхмәт», – дип яза Фаил үзе бу хакта.
Баязитовлар гаиләсен әти-әни булулары белән котлыйбыз. Бәбиегез сау-сәламәт, тигез канатлы булып үссен.