Фаҗигале ширбәт ае: Бөгелмә кызы кузгалып киткән машинадан сикереп төшеп һәлак булган
Алтайда, Улаган районының Акташ авылы янында Татарстаннан килгән кыз һәлак булган. Ире белән ширбәт аена килгән 26 яшьлек кызны внедорожник таптаткан. Бу хакта «Комсомольская правда – Казан» сайты яза.
Эльвира 8 июльдә 32 яшьлек Алексейга кияүгә чыккан. Эльвира Бөгелмәдә туып-үскән, мәктәпне укып бетергәч, Санкт-Петербургта укый, шунда булачак ире белән таныша.
«Ул яхшы күңелле, ачык йөзле, якты кыз иде. Питерда укыды, шунда Мәскәү егете белән танышты һәм соңгы 2,5 елда аның белән бергә башкалада яшәде», – дип сөйләде һәлак булган кызның туганы Тимур (исеме үзгәртелде).
Тимур сүзләренчә, яшьләр бергә бик бәхетле булган һәм уртак планнар корып яшәгәннәр. Туй сәяхәтеннән соң Эльвира үз белгечлеге буенча эшкә урнашырга теләгән – ул медицина уку йортын тәмамлаган иде. Кызганыч, бу планнарына тормышка ашарга насыйп булмаган.
«Эльвира белән Алексей ширбәт аен уздырырга Алтай республикасына китте. Килгәч, арендага машина алганнар һәм Алтайның истәлекле урыннарын карарга теләгәннәр. Соңыннан алар ниндидер матур урында туктаган, шуннан соң Леша машинаны ручникта калдыра һәм салоннан чыга. Эльвира пассажир урынында утырып кала, һәм шул мизгелдә машина аска таба төшә башлый. Машина аска таба китә башлагач, кыз аннан чыгарга тели һәм әллә берәр нәрсәгә эләгеп кала, әллә башка нәрсә була – ул егыла һәм аны шул машина таптый», – дип сөйләде Тимур.
Туганы фикеренчә, машина төзек булмаган, һәм шуның аркасында фаҗига килеп чыккан. Эльвираның ире бу хәл турында сөйләүдән баш тартты, хатынын җирләгәннән соң, ул әле дә шок хәлендә.
Машина таптаткач, Эльвира бик нык имгәнә һәм Акташ хастаханәсендә барганда вафат була. Соңыннан аның мәетен туган ягына – Бөгелмәгә алып кайталар һәм шунда җирлиләр.
Һәлак булган кызның классташы Сәйдә Лотфуллина сөйләгәнчә, Эльвира бик яхшы күңелле һәм позитив кеше булган. Шуңа күрә дә ул, кешеләргә ярдәм итә торган һөнәр сайлаган.
«Без 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр бергә укыдык. Медицина университетына керү өчен, олырак классларда бергәләп химия һәм биология белән шөгыльләндек», – дип сөйләде Сәйдә.
Мәктәпне укып бетергәч, Эльвира Санкт-Петербургка китә, анда медицина университетының медико-профилактика бүлегенә укырга керә. Әмма табиб булырга өлгерми кала. 15 июльдә аның гомере фаҗигале төстә өзелә.