Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фаҗигале һәлак Минзәлә театры актрисалары турында: «Ашыктыгыз, кызлар...»

news_top_970_100
Фаҗигале һәлак Минзәлә театры актрисалары турында: «Ашыктыгыз, кызлар...»
https://vk.com/id511308076

Моннан 6 ел элек Минзәлә театры артисткалары Эльмира Әхмәтханова белән Эльмира Гәрәева фаҗигале төстә юл һәлакәтендә вафат булган иде. Якташлары, шагыйрә Инзилә Галиуллина вакытсыз арабыздан киткән кызларны шигырь юллары аша искә ала.

«Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театрының сүнмәс йолдызлары, ике Эльмирага багышладым. Кызлар, сез – йолдызлар! Урыннарыгыз оҗмахта булсын», – дип яза ул «ВКонтакте» челтәрендә. 

Онытмадык, сез һаман да истә.

Шундый гүзәл, һаман чибәр сез! 

Еллар гына инде алга чаба,

Йөрәкләрдә безнең исән сез.  

Үтә гомер еллар йомгагында,

Сүтелә дә көннәр сүтелә. 

Кемнәр бар да, кемнәр юк диеп,

Бик еш менә никтер әйтелә.

Театрның сүнмәс йолдызлары

Балкып яна бүген күкләрдә.

Сагынабыз, тик кайтарып булмый,

Ашыктыгыз, кызлар, никләргә?

Олы юлга чыксам дога укыйм,

Догалар бит саклый һәр җирдә.

Тыныч күңел белән үтеп булмый,

Сезнең гомер өзелгән җирдән. 

Дога укыйм, белгәнемне сорап,

Ялварамын, Аллаһ ишетсен.

Сезнең барган урыннарыгызны,

Аллаһ бары ожмахта итсен.

Онытмадым ике Эльмираны,

Бүген, дуслар, алдым исемә.

Дога булсын шушы язган шигырь,

Сабырлык телим калган кешегә.

Гомер үтә, әни назын тоймый

Үсеп килә инде балалар.

Дәва табып булмый яраларга,

Өстәлә дә куя яңалар.

Бездән киткәннәрне искә алып,

Укыйк әле, әйдә, бер дога.

Урыннары ожмахларда булсын

Гөнаһларын, Аллаһ, ярлыка.

Амин...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100