Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фаҗигагә әверелә язган ял» – Мисырга ялга очканда, сабый бала өстенә кайнар су түккәннәр

news_top_970_100
«Фаҗигагә әверелә язган ял» – Мисырга ялга очканда, сабый бала өстенә кайнар су түккәннәр
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдә яшәүче хатын кызы белән Хургадага ялга очкан чакта, гадәттән тыш хәл була. Мәскәү – Хургада рейсында бала өстенә кайнар су түгелә, ул бик каты пешә. Баланың анасы, кайнар суны стюардесса түкте, дип әйтә. Ә авиакомпания хезмәткәренең гаебен кире кага. Бу турыда 360 каналы хәбәр итте.

Мисыр табиблары 3 яшьлек кызның хәлен стабильләштерә. «Безгә капельница куюны туктаттылар, көн саен иртән бәйләвечләрне алмаштырырга йөрибез, кич белән үзем алмаштырам. Дәваланабыз, күпләп дару эчәбез. Кунакханәдә номерда утырабыз», – дип сөйләгән Ольга исемле хатын.

Фаҗигагә әверелә язган ял көннәре шимбә тәмамлана. «Якшәмбе иртән өйдә булабыз», – ди Ольга. Аннары сабыйны Мәскәүдә дәвалап бетерәчәкләр.

Авиакомпания версиясе буенча, бала кайнар суны үзе түккән. Әни кеше исә бу версияне кире кага. Аның сүзләренчә, бортпроводница гаепле, ул гафу да үтенмәгән. Башка стюардлар исә шунда ук ярдәмгә килгән, диелә хәбәрдә.

Ольга сүзләренчә, кыз бала рәт уртасында утыра, аның өстәле ачык була, анда планшет тора. «Мин телефонда утыра идем. Шул чакта стюардесса килде, кызымның өстәленә стаканнар куярга маташты. Стакан әйләнеп каплангач кына, кайнар икәнен әйтте. Без аны тотып калдык. Бала колготки һәм чалбар кигән иде», – ди Ольга.

Әни кеше тиз генә баласын чишендерә, аңа ярдәмгә башка бортпроводница һәм стюард килә. Су түккән кыз исә гафу үтенми, гаиләнең үзен гаепли. «Аннары Яна исемле бу кыз килде, кайнар икәнен кисәттем бит, диде», – дип искә ала Ольга.

Ольга самолетны экстрен рәвештә туктату мөмкинлеген сорый, мәсьәлә хәл ителгәнче, бала йокыга китә. «Авиакомпания версиясе буенча, стюардесса стаканнарны куйган да киткән, имеш, без үзебез түккән», – ди Ольга.

Ул гаделлекне табарга җыена. «Эш компенсациядә түгел, эш – ялганда. Миңа дөреслекне исбатларга кирәк, чөнки алар оятсыз рәвештә алдый», – ди бу хатын.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100