Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фаҗига булган көнне әниләре исерек иде». Өч бала янып үлгән, икесе хастаханәдә

news_top_970_100
«Фаҗига булган көнне әниләре исерек иде». Өч бала янып үлгән, икесе хастаханәдә
Фото: https://vk.com/sledcom72

19 ноябрьдә Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрендә төнлә белән янгында балалар һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Күп балалы гаиләнең күршеләре сүзләренчә, янган йорт хуҗабикәсе еш «салгалап» йөри, фаҗига булган көнне дә исерек була, шулай да ул балаларын тәрбияли. Балалар бик кечкенә, төрле яшьтә, гаилә аварияле йортта кечкенә фатирда яши. Бу йорттагы кешеләрне күчереп урнаштырырга тиеш булалар, янгынга берничә көн кала, әни кеше яңа яшәү урыны эзли.

Янгын 19 ноябрьдә кичке 10нар тирәсендә башлана. «Шунысы гаҗәп – бу йокы вакыты түгел, балаларның бик сирәге бу вакытта йоклый. Ут беренче катта чыккан, ә алар икенче катта яши. Ике катлы агач йорт подъездына бик тиз төтен тула. Ул 2008, 2010 һәм 2012 елда туган балаларны үлемгә китерә», – ди гаиләнең танышы.

Фатирда барлыгы 5 бала һәм аларның анасы була. Әни кешене һәм тагын 2 баланы хастаханәгә салганнар. 8, 11 һәм 15 яшьлек мәрхүм балалар сөрем газы белән агуланып үлгән, дип фаразлыйлар.

Фаҗига булган төнне күршеләр тавышка уяна, урамда кешеләр җыелганын күргәч, алар да чыга. Янгын башланганда, өйдән бар кеше дә диярлек чыгарга өлгерә, тик 3 бала гына эчтә кала.

Әни кешегә 35 яшь, ул маникюр белән кызыксына, эшли, балаларын да карый. Опека органнарында хисапта тормыйлар.

Күршеләре һәм танышлары бу гаиләне кызгана, алар бик әйбәт, гел чиста һәм яхшы тәрбияләнгән иде, диләр.

Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100