
Кичә кич Актаныш районы Такталачык авылы халкы өчен кайгылы хәбәр килә. Авылдашлары – 1985 елда туган Д. квадроциклда йөргәндә үлә.
Авария «Актаныш – Пучы – Бүләк» автоюлында була. Актаныш сайты хәбәр итүенчә, 20:50 сәгатьләр тирәсендә квадроцикл белән идарә итүче ир-ат кибет парковкасыннан кузгалып китә һәм трассага чыга. Ул төп юл буенча хәрәкәт итүче «Газель» автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә, алар кара-каршы бәрелешә. «Газель» белән Нижневартовск шәһәрендә яшәүче ир-ат идарә иткән.
«Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәндә Д. исән була әле. Аның тәнендә җәрәхәтләр күп була. Ир-атны Актаныш үзәк хастаханәсенә алып киләләр. Ләкин, табибларның тырышлыгына карамастан, ул реанимация бүлегендә вафат була.
Авылдашлары сүзләренчә, 40 яшьлек Д. соңгы вакытта беркайда да эшләмәгән. Авылда әнисе, сеңлесе һәм аның балалары белән бергә яшәгән. Гаилә күп итеп мал-туар асрап көн күрә.
Д.ның инде моңа кадәр дә ГАИ хезмәткәрләре белән проблемалары булган. Машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм иткәннәр үзен.
«Квадроциклы үзенеке иде. Безнең инде әллә ничә тапкыр, фаҗига була күрмәсен дип борчылып, квадроциклын алып, Д.ны өенә кертеп җибәргән булды. Кисәтүләр дә бик күп ясалды. Югыйсә, йорт-җирләре дә бик матур, төзек, лапаслары зур, аны тутырып мал тоталар. Д. үзе төрле шабашкаларга да йөрде. Әмма начар гадәте бар иде шул. Авылыбыз белән: «Болай йөрмә», – дип әйтә торган идек үзенә…» – дип сөйләде «Интертат»ка Такталачыктагы танышыбыз.
Мәрхүмнең якыннары, туганнары, авылдашларының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!