news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фаҗига: авариядә берьюлы 7 кеше үлгән

news_top
Фаҗига: авариядә берьюлы 7 кеше үлгән
Фото: https://t.me/prokuratura_nso

Новосибирск өлкәсендә 2 машина бәрелешкән. Биредә 7 кеше һәлак булган. Бу турыда Новосибирск өлкәсе прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Якынча белешмә буенча, бүген К-17 федераль трассасының 290 нчы километрында 2 җиңел машина бәрелешә. Авариядә 7 кеше һәлак була, 1 кеше имгәнә. Тикшерү бара», – диелә хәбәрдә.

Соңрак РИА «Новости» Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, авариядә нәни бала имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар.

Эчке эшләр министрлыгының якынча белешмәсе буенча, «Suzuki SX4» машинасы белән 1986 елда туган ир-ат идарә итә, ул Новосибирск ягыннан Краснозерское эшчеләр бистәсенә таба бара. 291 нче километрда ул алдагы машинаны узарга чыга һәм каршыга килә торган «Toyota Sprinter» машинасына бәрелә. Авария урынында 5 кеше үлә, тагын 2 кеше хастаханәгә барганда вафат була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар