Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Файдасы була, чыдарга кирәк!»: Хатыннар аякларын кырмыска оясына тыгып утыра

news_top_970_100
«Файдасы була, чыдарга кирәк!»: Хатыннар аякларын кырмыска оясына тыгып утыра

Борай районының Йомакай авылыннан Альбина Нәфыйкова кырмыска оясына аякларын тыгып утырган хатыннар фотоларын куйган.

«Без Зөһрә белән кырмыскатерапия алабыз, – дип сөйли ул. – Нык файдасы була, йөгереп йөриячәксең! Аһ, исе тәмлелеге… Ай, тешлиләр!»

Алар шул рәвешчә аякларын тешләтәләр, ә дусларының коты алынган. Моны нинди авырулардан дәва икәнен белешкәннәр. Альбина Нәфыйкова «аяк авыртканнан, остеохондроздан» дип яза. 

«Сезгә карап әллә кай төшләрем чемерди… Файдасы булсын!»

«Ничек түзеп була икән бу галәмәткә?» – дигән сорауга Альбина Нәфыйкова: «Бу юлы бик нык тешләмәделәр. Былтыр өемдә нык тешләгәннәр иде, чак түздем», – дип яза.

Алсу Спиридонова аларны: «Батыр хатыннар, кырмыска оясына барып утырырга минем йөрәк җитми», – дип язган.

Гүзәл Мәхмүтова: «Май ае кырмыскасы бигрәк тә шифалы, дип әйтә иде әбиләр. Үземнең дә утырган бар. Беренчеләре генә чиркандыра, аннары ияләшәсең. Менә быел урманга менеп җитеп булмый әле», – дип язган. Зөмәрә Галимова ничек утырасын да яза: «Өскә үк менмәсеннәр дип, сыпырып төшереп торасың инде. Файдасы тисен өчен күп тапкыр кирәктер ул. Ә минем 4-5тапкыр гына торганым бар. Быел бер дә юк әле...»

Илсөя Сабирҗанова-Бәширова: «Әнинең абыйсында псориаз иде кул-аякларында, шул кырмыска оясына барып ята иде», – дип яза.

  • Искәрмә: Таныштыру максатыннан гына бирелде, халык медицинасын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100