![«Файдалы торт» рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/2/1/2b14dc6c51361ce456a688acba10570d.jpg)
Башкортстанның Аскын авылында яшәүче Фәнидә Гыйниятова социаль челтәрдәге сәхифәсендә диетада утыручылар, дөрес тукланучылар өчен «Файдалы торт» рецептын тәкъдим иткән.
Бисквит өчен: 5 йомырка, 90 грамм дөге оны, 5 грамм көпшәкләндергеч, 2 чәй кашыгы ванилин, шикәр урынына – фитпарад.
Ингредиентларны бергә салып болгатырга һәм майланган табага салып пешерергә. Пешеп чыккан бисквитны суытырга һәм икегә бүләргә.
Бисквитка «пропитка»: 0,5 стакан су, фитпарад.
Крем өчен 200 грамм йомшак эремчек, 200 грамм каймак, фитпарад.
Эчлек өчен: 30 грамм әстерхан чикләвеге, 80 грамм күрәгә.
«Пропитка» ясалган бисквитка крем ягарга һәм туралган күрәгәне тезеп чыгарга һәм вакланган әстерхан чикләвеге сибәргә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
![](https://intertat.tatar/images/uploads/d6438d412e7e46da6b2731313395e2d7.jpg)
Фото: Фәнидә Гыйниятова